Григорий Спиридов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Спиридов latin yazuında])
Григорий Спиридов
Туган телдә исем Григорий Андреевич Спиридов
Туган 18 гыйнвар 1713(1713-01-18)
Выборг
Үлгән 8 апрель 1790(1790-04-08) (77 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Ярыслау өлкәсе
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре адмирал
Җефет Анна Матвеевна Нестерова
Балалар уллары Андрей (1750), ярдәмче,
Матвей (1751), сенатор,
Алексей (1753), адмирал,
Григорий (1758), бригадир,
кызлары Дарья, Александра
Ата-ана
  • Андрей Алексеевич Спиридов, Кронштадт коменданты (әти)
  • Анна Васильевна Коротнева (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Госманлы-Русия-Австрия сугышы[d]
Бүләк һәм премияләре
Изге Андрей Первозванный ордены
Изге Андрей Первозванный ордены
Изге Александр Невский ордены
Изге Александр Невский ордены
Хәрби дәрәҗә Адмирал

 Григорий Спиридов Викиҗыентыкта

Григорий Спиридов, Григорий Андреевич Спиридов, рус. Спиридов Григорий АндреевичXVIII гасырда Россия флоты сәргаскәре, адмирал (1768). Балтика флоты караблары белән 5 сугышта катнаша.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1713 елда туган. Диңгез академиясен гардемарин, соңыннан мичман дәрәҗәсендә тәмамлаган. Дон флотилиясендә хезмәт итә. Бер-бер артлы, III ранг капитаныннан башлап, контр-адмирал һәм адмиралга хәтле барлык дәрәҗәләрне алган.
1752 елдан Диңгез кадет корпусында укыта.

Җидееллык сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җидееллык сугышта (1756-1763) катнаша. «Андрей Первозванный» карабының капитаны. 1761 елның 29 августында полковник Г. Спиридов 2 меңлек диңгез десанты белән Пруссиянең Балтыйк диңгезендәге Кольберг кирмәненең төп батареясына һөҗүм итә. Бәрелеш бер атна бара. 1761 елның 7 сентябрендә батарея яулана, кирмән бирелә. Җидееллык сугышта күрсәткән батырлыгы өчен контр-адмирал дәрәҗәсе бирелә, Кронштадт портының баш командиры итеп билгеләнә. Екатерина II нең флотны яңарту буенча диңгез комиссиясе әгъзасы. 5-6 ел эчендә флот яңартыла.
1764 елдан контр-адмирал, 1768 елдан – адмирал.

Рус-төрек сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Почта маркасы. ССРБ, 1987.

Рус-төрек сугышында (1768-1774) катнаша. Россиянең Балтика флоты караблары Урта диңгезгә һәм Эгей диңгезенә килә. Екатерина II гомуми җитәкче итеп генерал-аншеф А.Г. Орловны, флот башлыгы итеп адмирал Г. Спиридовны билгели. «Архипелаг экспедициясе»нең максаты — Балкан ярымутравындагы грек һәм славян халыкларының төрекләргә каршы азатлык көрәшенә ярдәм итү була. Беренче эшелонда 2 эскадра бара. Г. Спиридов эскадрасы Пелопонес (Морея) ярымутравында хәрәкәт итәргә тиеш була. 7 линия карабы, фрегат, бомбардир карабы, 2 меңле десант утырган 7 көймә. Джон Эльфинстон эскадрасында 3 линия карабы, 2 фрегат, 4 ярдәмче көймә. Диңгез сәяхәте озын һәм катлаулы була. Балтыйк диңгезе, Каттегат һәм Скагеррак бугазлары, Төньяк диңгез, Англия каналы, Бискай култыгы, Гибралтар бугазы, Урта диңгез маршруты буенча 4,5 мең миль араны 3 ай ярымда (1769 елның август-ноябренда) үтәләр. А.Г. Орлов баш күтәрүчеләрнең көчләрен дөрес күз алламаган: алар бик көчсез һәм оешмаган булып чыга. Үз көчләре белән хәрәкәт итеп, 1770 елның 17 февралендә Россия караблары Витула портын ала. Март-апрельдә төрек Наварин кирмәне яулана.

Чесма сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәрелешне коры җирдән диңгезгә күчерәләр. Россия флоты төрек флотын Эгей диңгезендә, Хиос бугазында очрата. 2 зур бәрелеш була: 24 июньдә Хиос бугазында, 26 июньдә Чесма сугышы. Россия флотында көчләр ике тапкыр кимрәк була: 9 линия карабы (Төркия флотында 16), 3 фрегат (Төркия флотында 6 фрегат), 17 ярдәмче караб (Төркия флотында 50) була. Адмирал Спиридов шундук һөҗүм итәргә кара итә. Кильватер колоннасы белән дошманга мөмкин кадәр якынаю, берьюлы сул якка борылу һәм дошманның үзәк авангардын бердәм артиллерия утына тоту планы барып чыга. Төрек флоты Чесма бухтасына чигенә. Адмирал Спиридов төнлә һөҗүм итәргә карар итә. Россия караблары яндыргыч брандера бомбалары куллана. Төрек карабларына һәм яр буе батареяларына берьюлы ут ява. Төркия флоты (15 линия карабы, 6 фрегат) янып бетә, 1 караб кулга төшерелә. 11 мең төрек гаскәрие һәлак була. Россия флоты югалтулары билгесез. Чесмадагы җиңүне адмирал Спиридов оештыра, ләкин барлык мәртәбә Екатерина II нең сөеклесе А.Г. Орловка эләгә: 1 дәрәҗә Изге Георгий ордены һәм «Чесмалы» титулы, ә Спиридовка Андрей Первозванный ордены бирелә. А.Г. Орлов Спиридовның, Дарданелл бугазы аша үтеп, Истанбулга һөҗүм итү тәкъдимен хупламый.
Россия флоты Кара диңгез яр буйларында иркен хәрәкәт итеп, Төркияне көчсезләндерә, коры җирдә А.М. Голицин, Пётр Румянцев, Александр Суворовның җиңүләре белән бергә аны капитуляция ясарга мәҗбүр итә. 1774 елның 10 июлендә Көчек-Кайнарҗы килешүе имзалана. Россия Азак, Керич, Яңакала, Кинбурнны, Днепр һәм Буг арасындагы җирләрне куша. Кырым Төркиядән бәйсез дип игълан ителә. Россия Кара диңгезгә чыгу юлына ия була.
1773 елның 5 июнендә Екатерина II Спиридовны отставкага җибәрә.

Россия флотындагы урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия флот башлыкларының күренеклесе. Диңгез бәрелешләрендә һөҗүм итүнең яңа, билгеле булмаган ысулларын куллануны кертә. Г. Спиридов дошманның көчле һәм көчсез якларын алдан уйлап, көтмәгәндә һөҗүм итүне алга сөрә. Артиллерия утын оста файдалана.

Г. Спиридов заманындагы патшалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
  2. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
  3. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
  4. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]