Григорий Трошин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Трошин latin yazuında])
Григорий Трошин
Туган телдә исем Григорий Яковлевич Трошин
Туган 30 сентябрь 1874(1874-09-30)
РИ, Вятка губернасы Алабуга өязе, Мушак
Үлгән 13 март 1938(1938-03-13) (63 яшь)
Чехословакия, Праһа
Милләт рус
Ватандашлыгы / Россия империясе
Әлма-матер Казан Император университеты
Һөнәре галим, психиатр
Җефет Мария Гордина
Ата-ана
  • Яков Акакий улы (әти)
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d]

Григорий Трошин, Григорий Яков улы Трошин (рус. Григорий Яковлевич Трошин, 1874 елның 30 сентябре, РИ, Вятка губернасы, Алабуга өязе, Мушак — 1938 елның 13 марты, Чехословакия, Праһа) — галим-психиатр, Казан университеты профессоры (19201922), Чехословакиянең «Рус табиблары берлеге» рәисе. Сәяси золым корбаны — «фәлсәфә пароходы»нда чит илгә сөрелгән (1922).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1874 елның 30 сентябрендә Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Удмуртиянең Кыяс районы) Мушак авылында Сарапул технигы-инженер ярдәмчесе Яков Акакий улы Трошин гаиләсендә туган. Сарапулда руханилар укуханәсен, Вяткада руханилар академиясенең 3 курсын тәмамлагач (1894), тормышын тамырдан үзгәртергә карар итә: 1895 елда Казанның 3нче гимназиясендә өлгергәнлек аттестатына имтиханнар тапшырып, Казан университетының юридик факультетына кабул ителә. Тиздән үзен психология һәм психика күбрәк кызыксындырганын аңлап, медицина факультетына күчә (остазы академик В. П. Осипов (18711947). Студент вакытында ук (1899) «Казан университетының нерв авырулары клиникасы хезмәтләре» басмасында фәнни мәкаләләр бастыра башлый. 1903 елда Петербургта Хәрби-медицина академиясендә докторлык диссертациясе яклый. Диссертация академик В. М. Бехтеревның анатомия лабораториясе «Хезмәтләр»ендә басылып чыга. Диссертация яклагач, Петербургта төпләнеп кала. Үзенең «Артта калган һәм нормаль булмаган балалар өчен шәхси психиатрия мәктәбе-дәваханәсе» була. Петербургтагы тәҗрибәсе галимне капиталь хезмәте — мең битлек, ике томлык «Тәрбиянең антропологик нигезләре. Нормаль һәм нормаль булмаган балаларның чагыштырма психологиясе» хезмәтен язуга этәрә.

Инкыйлаб чорында — Петербург педагогия институтында профессор.

Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елда Казанга күчә. Казан университетының медицина факультеты галимне сентябрьдән вакантлы психиатрия кафедрасында лекцияләр укырга чакыра. 1920 елның 27 маенда психиатрия кафедрасы буенча профессор итеп сайлана. 3 ел Казан университеты студентларына психиатрия, рухи авырулар клиникасы, нормаль һәм патологияле психология, балалар психопатологиясе һәм ярдәмче мәктәпләр оештыру курсларыннан белем бирә. Ул шулай ук Витнаробта (педагогия институты шулай аталган) мәктәпкәчә тәрбия бүлекчәсендә дә лекцияләр укый. 1922 елда медицина факультетының деканы итеп сайлана.

Психиатрия клиникасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Я. Трошин вакытында Казанда университетның психиатрия клиникасы тулы көченә эшләп китә. Әлеге клиниканы ачуны 1890 елда ук В. М. Бехтерев, 1910 елда В. П. Осипов сораган булган. 1911 елда клиника оештырыла, 1914 елга җиһазлап бетерү күздә тотыла. Әмма Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышлары вакытында клиника бинасы яралыларны кабул итә башлый. 1917 елда психиатрия клиникасын яңадан ачу турында сүз кузгатыла. Ординатор итеп Мария Алексей кызы Гордина чакырыла. Булачак ире Г. Я. Трошин белән бергәләп, клиниканы аякка бастыру өчен зур көч куялар. 1921 елда бинаны (җире белән) хәрби ведомстводан университетка кире кайтаруга ирешәләр. Ватандашлар сугышының авыр елларында медицина җиһазлары, препаратлар, китаплар, кирәкле материаллар табарга туры килә.

Сәяси золым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елның гыйнварында югары мәктәпнең авыр хәлгә төшүенә ризасызлык белдереп, Мәскәү профессурасы эш ташлый. Казан профессорлары Мәскәүдәге коллегалары башлангычын хуплый: каникулдан соң укуларны башламаска карар ителә. Казан университеты советының 21 гыйнвардагы утырышында университетның киләчәктә яшәвен тәэмин итәргә тиешле комиссия төзелә (комиссиядә ректор А. А. Овчинников, деканнар профессорлар И. А. Стратонов, Г. Я. Трошин, К. В. Войт, А. Я. Богородский, Б. П. Кротов эшли). Комиссия таләпләре арасында 1917 елдан соң ачылган (ягъни совет) вузларын кыскарту тәкъдиме дә була.

Советлар хакимияте, халыкара гауга чыгудан куркып, исемнәре дөньяга танылган галимнәргә карата «инкыйлаб дошманнары»на карата кулланылган кискен чаралар күрергә җөрьәт итми. Әмма аларны пароходка («Фәлсәфи пароход(рус.)») төяп, илдән сөрергә карар кылына. РКП(б) ҮК сәяси бюросы бөтен ил буенча исемлек төзи. Әлеге исемлеккә эләккән Казан галимнәре арасында Г. Я. Трошин да була.

Башта профессорларны халык алдында пычрату эше башкарыла. «Правда» газетасының 7 март һәм 20 июль саннарында Казан пофессорларына каршы юнәлтелгән «Директива Милюкова и казанская профессура», «Портрет казанской профессуры» мәкаләләре басыла. РКП(б) өлкә комитетының «Коммунистический путь» айлык басмасының июль санында «Последние могикане» мәкаләсендә Казан профессорлары-медикларга, аерым алганда, Г. Я. Трошинга, «инкыйлабка каршы чыгышлар ясадылар» дип гаеп ташлана.

1922 елның 16 августы төнендә ГПУның Татарстан сәяси бүлеге Г. Я. Трошинны кулга ала. Казан университеты җитәкчелегенең галимне алып калу тырышлыгы бушка китә. Ноябрь башында профессорны Мәскәүгә озаталар. 1922 елның декабрендә Петроградның Нева пристаненнән пароходка төяп, илдән сөрәләр[1] (1923 елның февралендә хатыны М. А. Гордина да чит илгә китәргә мәҗбүр була). Г. Я. Трошин Алманиядән Праһага күчеп килә. Я. А. Каменский исемендәге Рус педагогика университетында укыта. 15 ел Чехословакиянең «Рус табиблары берлеге» рәисе булып тора. Гыйльми эшчәнлеген дәвам итә. 1938 елның 13 мартында Праһада вафат була.

1999 елда ТР прокуратурасы карары белән исеме аклана.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Б. Ф. Султанбеков, С. Ю. Малышева. Трагические судьбы. К.: ТКН, 1996, с. 48-70. ISBN 5-298-00653-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]