Григорий Харин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Харин latin yazuında])
Григорий Харин
Туган 2 гыйнвар 1924(1924-01-02)
Лозовка[d], Сельское поселение Новые Ключи[d], Кенәл-Чиркәс районы
Үлгән 4 июнь 2005(2005-06-04) (81 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам

Харин Григорий Ефимович (2 гыйнвар 1924 ел — 4 июнь 2005 ел) — рәссам. 1976 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында һәм Җиңү парадында катнашучы. II дәрәҗә Ватан сугышы (1987) һәм ике Кызыл Йолдыз (1943, 1944) орденнары кавалеры. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1974).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Григорий Ефимович Харин 1924 елның 2 гыйнварында Куйбышев өлкәсенең Петровский районы Лозовка авылында крестьян гаиләсендә туган. 30 нчы елларда Хариннар гаиләсе Уфага күчеп килә.

1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Орел, Смоленск, Витебск шәһәрләрен азат итүдә, Инстербург, Пиллау һәм Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берничә тапкыр яралана. Хәрби хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз орденына (ике тапкыр), Ватан сугышы орденына, маршал Иван Баграмянның рәхмәт белдерүенә, күп медальләргә лаек була. Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша. Сугыш тәмамланып ике ел үткәч демобилизацияләнә һәм Уфага әйләнеп кайта. 1949 елда ул М. И. Калинин исемендәге Мәдәният йорты янындагы рәсем сәнгате студиясендә рәссам Г. В. Огородовта шөгыльләнә башлый.

1970 елда Мәскәүдә Н. К. Крупская исемендәге Бөтенсоюз читтән торып уку халык мәдәнияте университетының рәсем сәнгате факультетын тәмамлый (НОУ читтән торып уку халык сәнгате университеты).

Григорий Ефимович Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Училищеда укыта, аннары Уфа моторлар төзү җитештерү заводында рәссам-бизәүче булып эшли.

2005 елның 4 июнендә Уфада вафат булып кала.

Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), МРСИ (Джерси-Сити, АКШ), Алла Булянская галереясында (Мәскәү, ЦДХ), «Academia» сәнгать галереясында (Уфа, УГАЭС), «Сәнгать» галереясында (Уфа), «Мирас» галереясында (Уфа), Нефтекама «Мирас» картиналар галереясында (Башкортстан Республикасындагы Нефтекама шәһәре), «Янгантау» картиналар галереясында (Башкортстан Республикасының Салават районы, «Янгантау» шифаханәсе) саклана.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Григорий Ефимович Харин йөздән артык картина тудыра, шулар исәбендә «Урал», «Кызылтүшләр», «Уфа иртәсе», «Кызыл тал чәчкә ата» «Зәңгәр кич», «Изумрудный полдень», «Муллакай пристане», «Таш чәчмәсе», «Инҗәр елгасы», «Кара каргалар килделәр», «Җәйге көн», «Саесканнар боз өстендә», «Март» пейзажлары.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Григорий Ефимович Харин — 1959 елдан алып республика, зона һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша.

1975 елда башкорт рәссамнары әсәрләренең ГДРдагы күргәзмәсендә, 1975, 1976 елларда — Япония күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәсе — 1974 һәм 2005 елларда.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Йолдыз ордены (1943, 1944)

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1987)

БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1974)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Справочник «Художники Советской Башкирии». Автор-составитель Э. П. Фенина, Башкирское книжное издательство, Уфа-1979
  • Г. С. Кушнеровская: Изобразительное искусство Башкирской АССР. Изд. «Советский художник», Москва, 1974.
  • Башкирская энциклопедия. Уфа, 2007.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]