Эчтәлеккә күчү

Григорий Чорос - Гуркин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Чорос - Гуркин latin yazuında])
Григорий Чорос - Гуркин
Туган телендәге исеме Григорий Иванович Гуркин
Туган 8 гыйнвар 1870(1870-01-08)
РИ, Көнбатыш Себер генерал-губернаторлыгы[d], Томск губернасы, Бийск өязе[d], Улала
Үлгән 11 октябрь 1937(1937-10-11) (67 яшь)
билгеле түгел
Милләт алтай
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре рәссам
Балалар уллары, кызлары
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

 Григорий Чорос - Гуркин Викиҗыентыкта

Григорий Чорос - Гуркин, Григорий Иванович Гуркин (алт. Григорий Иванович Гуркин; 1870 елның 8 гыйнвары, РИ, Томск губернасы, Бийск өязе, Улала1937 елның 11 октябре, билгесез) ― алтайлы рәссам. Иван Шишкинның укучысы. Сталин репрессияләре корбаны.

Горно-Алтайскида 2006 елда ачылган һәйкәле

1870 елның 8 гыйнварында[1] Томск губернасы Бийск өязе Улала (Ойрот-Тура, 1948 елдан Горно-Алтайск) шәһәрендә чукынган алтай татарлары (инкыйлабка кадәр алтайларның исеме) гаиләсендә туган. Ияр ясаучы булган әтисенең чыгышы борынгы Чорос[d] нәселеннән. 8 яшендә Григорий Алтай дини миссиясесенең[d] төп станындагы Улала башлангыч мәктәбенең иконалар ясау классына укырга кергән. 13 яшеннән Паспаул һәм Улала мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән, Улалада һәм Бийскида иконалар ясаган. Әкренләп иконалар ясаудан тыш Алтай пейзажларын ясауга күчкән. Бийскига каникулга кайткан Петербург җыр капелласы[d] укучысы (соңрак этнограф, композитор) А. В. Анохин[d] (1869–1931) белән танышкан. Ул Г. Гуркинны сәнгать белеме алу өчен башкалага барырга күндергән[1].

1897 елның көзендә, 27 яшендә, Санкт-Петербургка килгән, әмма сәнгать академиясенә[d] кабул ителмәгән, берникадәр вакыт академиягә, А. А. Киселев классына ирекле тыңлаучы сыйфатында йөргән[1]. Аның рәсемнәрен күргән бөек рус рәссамы Иван Иванович Шишкин (1832, Алабуга ― 1898, Санкт-Петербург) Гуркинны үз остаханәсенә алган (Шишкинның бердәнбер укучысы). Ике рәссам 1898 елның кышын бергә үткәргәннәр. Шишкин 1898 елның 8 мартында вафат булгач[2], Гуркин Алтайга кайтып киткән.

1903 елда Анос (хәзерге Алтай Республикасы Чемал районы) авылына күчеп килгән, укытучы булып эшләгән, өйләнгән, авыл читендә Катын[d] елгасының сул ягында, Иткай тавы итәгендә йорт һәм остаханә төзегән, һәм гомеренең соңгы көннәренәчә (1903―1919, 1927―1937) шунда яшәгән[1]. Тайганың куәтен һәм табигатьнең кырыс контрастларын эзләп табып, полотнога күчергән (биш меңнән артык әсәр язган). Рәссам Аноста иң танылган барлык әсәрләрен иҗат иткән. Аның иҗатына мөкиббән сәүдәгәр Петр Иванович Гадалов[d] (1840—1907) 1906―1907 елларда Томск губернасы үзәге Томскида Гуркинның күргәзмәсен оештырган[3][4]. 1907―1915 елларда Томск, Красноярск, Иркутск, Барнаул шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләре узган, күргәзмәсе белән бөтен Себерне урап чыккан һәм Себернең танылган рәсем сәнгате классигына әйләнгән. Күргәзмәләрендә «Алтай. Тау үзәне» (1909), «Иедыгым елгасы» (1909), «Каракол» (1909) һ.б. картиналары урын алган. Халык эпосын, риваятьләрен, җырларын һәм халык иҗаты әйберләрен җыя башлаган. Шул ук елларда Г. Гуркин әдәбиятчы буларак дебют ясаган. Г. Гуркин Алтайның табигатенә, кешеләренә багышланган әдәби экспромтларын рус телендә язучы һәм бастырып чыгаручы беренче алтайларның берсе булган[1].

1917 елның 12 маенда Томскида Томск губернасы халык җыенында элекке Ойрат ханлыгы җирләрендә яшәүче православие динендә булмаган азчылык халыклары торак пунктларын мөстәкыйль (милли) өязгә[d] берләштерү тәкъдиме белән чыгыш ясаган[1].

1918―1922 еллардагы Россиядә Гражданнар сугышы вакытында алтайларның дәүләт оешмасы булган, Себер республикасы[d] составындагы Каракорым-Алтай округы[d] идарәсен җитәкләгән. 1919 елда акгвардиячеләр тарафыннан «хыянәтчелек»тә гаепләнеп кулга алынган һәм Бийск төрмәсенә ябылган, гаебе расланмаган. Төрмәдән азат ителгәч, картиналарын яшереп, гаиләсе белән Монголиягә мөһаҗирлеккә киткән, 1920 елда Тывага күченгән[1]. Монголиядә һәм Тыва Халык Республикасында булу еллары, Туган илен сагынуына карамастан, Гуркин өчен уңышлы булган. Бу чорда ул күп санлы натурадан рәсемнәр, көнкүреш, милли типлар, халык бәйрәмнәре рәсемнәрен, булачак эшләренең композиция эскизларын ясаган. Монголиядә рәссамның рәсем палитрасы баеган. Тывада ул Хөкүмәт заказы буенча беренче «Тыва әлифбасы», «Танну-Тыва җире географиясе» дәреслеге эскизларын башкарган, пейзаж рәсем сәнгатенең чын шедеврларын иҗат иткән[1].

1925 елда, Совет хакимияте чакыруы буенча, Совет Россиясенә әйләнеп кайткан. Аңа Аностагы йорты һәм остаханәсе кайтарып бирелгән. Новосибирскида (ул елларда Себер краеның административ үзәге) бер, 1926 елда — Мәскәүдә ике күргәзмәсен оештырганнар. Аның үзенчәлекле талантына РСФСР мәгариф халык комиссары Анатолий Луначарский (1875-1933) да соклануын белдергән[1]. Кулга алынганчы, төп игътибарын мөгаллимлек эшчәнлегенә юнәлткән, беренче алтай әлифбасын бизәүдә катнашкан, җирле халыкның гореф-гадәтләрен өйрәнгән. Аның тәкъдиме белән Ойрот-Турада (хәзерге Горно-Алтайск) музей һәм сәнгать мәктәбе ачылган, әлеге мәктәптә шәкертләренә рәсем дәресләре биргән. Шулай ук пейзажлар язуын дәвам иткән, «Колхоз җыелышы», «Алтай партизаннары» дигән яңа темаларга картиналар композицияләре эскизлары өстендә эшләгән, Ойрот-Тура (хәзерге Горно-Алтайск) шәһәрен бәйрәмчә бизәүне әзерләүдә катнашкан[1].

1934 елда Новосибирск чекистлары тарафыннан, 1918 елдагы сәяси эшчәнлеге сәбәп ителеп, беренче мәртәбә кулга алынган[1].

1937 елның маенда 67 яшендә Гуркин советка каршы эшләүче «Себер төркиләре берлеге» яшерен милләтче төркемен оештыруда һәм Япония файдасына шпионлыкта гаепләнеп кулга алынган һәм шул ук елның 11 октябрендә атып үтерелгән[1]. 1956 елда исеме акланган, ләкин 1990-еллар башына кадәр исемен телгә алу тыелган[1].

Алтай төбәгенең куәтле һәм гүзәл табигатенең кабатланмас матурлыгын, аның борынгы мәдәниятен һәм халык традицияләрен данлаган беренче профессиональ милли рәссам[1].

« Чорос - Гуркин пейзажлары ― ул һәрвакыт диярлек хәрәкәтсезлек, вакыт эчендә катып калган куәтле, тыныч табигать портреты. Хәтта агып торган елга да тирә-юньдә катып калган агачлар һәм үләннәр белән контраст буенча җитез күренә. Хәрәкәтсез таулар, хәрәкәтсез урман, мәңгелек тынлыкта катып калган күл.

Кешеләрне сурәтләгән рәсемнәр һәм картиналар, киресенчә, тере, турыдан-туры хәрәкәтне чагылдыра. Кешеләр сөйлиләр, кулларын утка таба сузалар, елмаялар, утыралар яки сикерергә җыеналар, алар хәрәкәттә күрсәтелгән. Һәм бу рәсемнәр этнография буенча белешмәлек булырдай: һәр деталь төгәл, шуңа күрә Гуркин рәсемнәре белән, кайчак фәнни хезмәтләрне бизиләр [5]

»

Кайбер картиналары: «Катын елгасы язын» (1903), «Лажадагы күл» (1907), «Алтай Хан» (1907), «Иедыгым елгасы» (1909), «Каракол» (1909), «Боз китү» (1909), «Алтай. Тау үзәне» (1909), «Катын елгасы таҗы» (1910), «Тау рухлары күле» (1910) һ.б.

Картиналарын Анохин исемендәге Алтай Милли музеенда, Сукачев исемендәге Иркутск өлкә сәнгать музеенда күрергә мөмкин[1]. Берничә картинасы Казан музейларында да бар[6].

  • 1990 ― КГБ Алтай крае буенча идарәсе Гуркин эше буенча тикшерү документларын тулысынча ачкан[1].
  • 1992 ― Анос авылындагы йорты диварына истәлек тактасы эленгән.
  • 1992 ― Алтай Республикасының Григорий Чорос - Гуркин исемендәге иҗтимагый республика премиясе булдырылган[7].
  • 1995 ― Горно-Алтайскида үзәк урамнарның берсенә имсеме бирелгән.
  • 2002 ― Третьяков галереясендә Алтай милли музее фондыннан 20 картинасы күрсәтелгән.
  • 2006 – Анос авылында рәссам яшәгән йортта Алтай милли музее филиалы буларак Г. И. Чорос - Гуркинның музей-утары ачылган. Авылдагы урта мәктәп Г. Чорос-Гуркин исемен йөртә.
  • 2006 ― Горно-Алтайскида һәйкәле ачылган (рәссам В. Чукуев).
  • 2005, 2006 ― картиналары ЮНЕСКО штаб-фатирында күрсәтелгән.
  • 2010 ― П. В. Кучияк исемендәге Алтай милли театрында (баш режиссер Эмма Иришева) рәссам тормышына багышланган спектакль уйналган.
Григорий Чорос - Гуркин
Корбан төне. Камлау (1897)
Корбан төне. Камлау (1897)  
Тау рухлары күле (1910)
Тау рухлары күле (1910)  
Алтай Хан (1912)
Алтай Хан (1912)  
Күчмәннәр тауда (1937)
Күчмәннәр тауда (1937)  
  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 Чорос-Гуркин Григорий Иванович (1870–1937). Весь Алтай(рус.)
  2. Валерий Привалихин. Судьба картин, судьба художника. әлеге чыганактан 2016-04-17 архивланган. 2026-01-25 тикшерелгән.
  3. Сибирская династия Гадаловых., Archived from the original on 2018-08-18, retrieved 2026-01-25
  4. Энциклопедия Сибири. Гадаловы.
  5. Жил-был художник Григорий Гуркин. Толкачев. Истории в dzen.ru, 7.10.2019
  6. Ләбиб Лерон. Алтайның атаклы рәссамы. «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.11-13.
  7. Елена Козлова (2012-01-12). 142-летие со дня рождения известного алтайского художника Чорос-Гуркина отметят в Горно-Алтайске. РИА Новости.
Мәкаләләр