Григор Ахинян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григор Ахинян latin yazuında])
Григор Ахинян
Туган телдә исем әрм. Գրիգոր Ախինյան
Туган 20 апрель 1926(1926-04-20)[1][2]
Ванадзор[d], Александропольский уезд[d], Әрмән Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР[2]
Үлгән 6 март 1991(1991-03-06)[2] (64 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР[2]
Күмү урыны Тохмахское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Комитас исемендәге Ереван дәүләт консерваториясе[d][1]
Һөнәре композитор, музыка педагогы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Григор Әхинян (әрм. Գրիգոր Ախինյան; 20 апрель 1926 ел — 6 март 1991 ел) — әрмән композиторы, музыка педагогы, профессор (1989). Әрмән ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972) һәм халык артисты (1990). 1968 елдан КПСС әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхинян Григор Мушегович 1926 елның 20 апрелендә ул вакыттагы Әрмән ССРның Караклис (хәзер Ванадзор) шәһәрендә туган.

1957 елда Ереван консерваториясен композитор һәм педагог, СССРның халык артисты (1977) Егиазарян Григорий Егиазаровичның (1908-1988) композиция классы буенча тәмамлый.

1950-1960 елларда эстрада ансамбле белән җитәкчелек итә, аннары Р. О. Меликян исемендәге музыка училищесында теоретик фәннәрдән укыта. Григор Ахинян укучыларының берсе — бүгенге көндә актив иҗат итүче композитор Эдуард Айрапетян.

1969 елдан педагогик эшчәнлеген Ереван консерваториясендә дәвам итә, 1981 елда доцент, 1989 елда профессор була.

1974 елдан СССР Музыка фондының Әрмәнстан бүлекчәсе идарәсендә рәис вазифасын башкара.

Укыту һәм башка хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән иҗат белән дә шөгыльләнә: романслар, җырлар, спектакльләргә һәм фильмнарга музыка яза.

Музыкаль әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Человек из легенды» операсы (1970, Ереван)
  • Цовинар» / Ծովինար операһы (1973)
  • «Героическая поэма» вокал-хор композициясе (1983)
  • «50 миллионов за голову» музыкаль комедиясе (1967)
  • «Ахтамар» / Աղթամար балеты (1961)
  • «Лореци Сако» балеты (1961, Ованес Туманян поэмасы буенча)
  • «Ивушка» балеты (1963)
  • «Тондракийцы» / Թոնդրակյաններ ораториясе (1967, Ваагн Давтян шигырьләренә)
  • «Времена года» хореографик циклы
  • «Саят-Нова» / Սայաթ-Նովա кантатасы (1963, Егиш Аренец, Ованес Шираз һәм Ованес Туманян шигырьләренә; барысы 4 кантата, иҗат итү еллары — 1963 тән 1985 елга кадәр)
  • дүрт симфония (1969-1983)
  • «Ликование» увертюрасы (1960)
  • «Комитас» / Կոմիտաս поэма-рапсодиясе (1969)
  • скрипка һәм оркестр өчен концерт (1957)
  • альт һәм оркестр өчен концерт (1985)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әрмән ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972)
  • Әрмән ССРың халык артисты (1990).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Музыкальный энциклопедический словарь / Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 46-47 — ISBN 5-85270-033-9
  • Arazyan К. Грегори Ахинян, Ереван, 1974. (Արազյան Թ., Գրիգոր Հախինյան, Երևան, 1974)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Ով ով է. հայեր / мөхәррир Հ. ԱյվազյանԵրևան: Հայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 2005.