Гродно
Калып:ТП/ВМ/ВМ Гродно (рус. Гродно, белар. Гродна, пол. Grodno, литв. Gardinas) — Беларус шәһәре, Гродно өлкәсенең административ үзәге.
Халык саны — 327 540 кеше (2009).[1]
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гродно өлкәнең көнбатышта, Польша һәм Литва белән чиге янында урнашкан. Автомобиль һәм тимер юллар төене.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гродно климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 11,8 | 15,0 | 22,2 | 29,2 | 32,0 | 32,2 | 35,3 | 35,4 | 32,0 | 25,0 | 17,2 | 12,8 | 35,4 |
Уртача максимум, °C | −1,1 | −0,1 | 4,9 | 12,9 | 19,0 | 21,5 | 23,9 | 23,4 | 17,5 | 11,3 | 4,4 | −0,1 | 11,5 |
Уртача температура, °C | −3,5 | −3,1 | 0,8 | 7,3 | 13,1 | 15,9 | 18,1 | 17,4 | 12,3 | 7,2 | 1,8 | −2,2 | 7,1 |
Уртача минимум, °C | −5,8 | −5,7 | −2,5 | 2,5 | 7,5 | 10,6 | 12,7 | 12,0 | 8,1 | 3,8 | −0,2 | −4,4 | 3,2 |
Абсолют минимум, °C | −33,9 | −36,1 | −27,2 | −9 | −6,1 | −1 | 2,8 | −2,2 | −4 | −12,8 | −20 | −32,2 | −36,1 |
Явым-төшем нормасы, мм | 34 | 29 | 32 | 33 | 55 | 66 | 75 | 57 | 52 | 36 | 42 | 41 | 552 |
Чыганак: Погода и климат |
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гродно — Беларусның иң иске шәһәрләреннән берсе; ул 1127 елда беренче тапкыр телгә алына. XIII гасырның уртасында Бөек Литва кенәзлеге составына кертелгән. 1569 елдан башлап Речь Посполитая составында булган.
1795 елда Гродно Россия империясе составына кертелгән, ә 1801 елда губерна шәһәре статусны алган.
1863 елда — Поляк фетнәсе үзәгеннән берсе.
1920 елның июнендә совет контроле астында күчкән, ләкин шул ук елның октябрьдә Польша идарәсе астына күчә. 1939 елның сентябрьдән — ССРБ составында.
1941 елның 23 июньдә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына; 1944 елның 16 июльдә азат ителә. 1944 елның 20 сентябрьдән Гродно өлкәсенең административ үзәге булып тора.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1840[2] | 1897[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2009[1] |
---|---|---|---|---|---|---|
15 526 | 46 919 | 72 943 | 132 471 | 194 775 | 270 535 | 327 540 |
Милли состав (2009): беларуслар — 62,6%, поляклар — 19,7%, руслар — 12,2%, украиннар — 1,8%.[8]
Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Алексей Антонов, армия генералы.
Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ленин районы
- Октябрь районы
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп тармаклар — машиналар төзү, митал эшкәртү, химия, текстиль, күн һәм аяк киемнәре, төзү материаллар сәнәгатьләре. Иң эре предприятиеләре — «Гродно Азот», «Гродно Химволокно» һәм «Белкард».
Кардәш шәһәрләр[9][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Белосток, Польша
Слупск, Польша
Лимож, Франция
Минден, Германия
Алитус, Литва
Друскининкай, Литва
Лаздияй, Литва
Химки, Россия
Щелково, Россия
Вологда, Россия
Дзержинск, Россия
Чабаксар, Россия
Кралево, Сербия
Ашкелон, Израиль
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Grodno panorama.jpg
Гродно күренеше
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе (PDF), archived (PDF) from the original on 2010-09-18, retrieved 2010-09-18
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=348
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2010-09-18, retrieved 2010-09-18
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-05-03, retrieved 2013-09-13