Гөрҗи теле
| Гөрҗи теле | |
| Үзисем: |
ქართული ენა |
|---|---|
| Илләр: |
Гөрҗистан, Греция, Россия, Төркия, Көньяк Осетия, Иран, Әзербайҗан |
| Сөйләшүчеләр саны: |
3 700 000 кеше кеше (2014) |
| Халәт: | |
| Классификация | |
| Төркем: |
??? |
| Язу: |
гөрҗи язуы[d], грузинский шрифт Брайля[d], асомтаврули[d], нусхури[d] һәм мхедрули[d] |
| Тел кодлары | |
| ГОСТ 7.75–97: |
гру 158 |
| ISO 639-1: | |
| ISO 639-2: |
geo (B); kat (T) |
| ISO 639-3: | |
Гөрҗи теле (үзаталышы ქართული ენა, картули эна) — гөрҗи халкы теле, Кавказ (ибер-кавказ) телләренең картвел төркемнә карый.
Сөйләшүчеләр саны — якынча 4 миллион кеше.
Гөрҗи әдәби теле 2 тарихи дәвергә аерыла: иске гөрҗи (V—XI гасырлар), хәзерге гөрҗи (XII гасырдан башлап). Картлия шивәсе гөрҗи әдәби теленең нигезен тәшкил итә. Гөрҗи теленең диалектлары арасында аерма бик кечекенә. Хәзерге гөрҗи теленең фонетика төземендә 5 сузык һәм 25 тартык аваз, алар 3 төргә бүленә: яңгырау, саңгырау һәм бугаз өсте. Морфологиядә префикс (алкушымча) һәм суффикслар киң кулланыла.
Гөрҗи теленең морфологик төзелеше агглютинатив. Грамматик җенес юк, 6 килеш бар. Бәйлекләрдән киң файдалана. Гөрҗи телендә язу өчен тарихи төрле язмалар кулланылган булган. Хәзерге вакытта бөтенесе диярлек мхедрули язмасы белән языла, башка язулар күбесенчә дини документларда һәм архитектурада кулланыла.
| Хәреф | Латин транскрипциясе |
ХФӘ транскрипциясе |
Кириллицада тәңгәл хәреф |
|---|---|---|---|
| ა | a | ɑ | а |
| ბ | b | b | б |
| გ | g | ɡ | г |
| დ | d | d | д |
| ე | e | ɛ | е |
| ვ | v | v | в |
| ზ | z | z | з |
| თ | t | tʰ | ҭ |
| ი | i | i | и |
| კ | k' | kʼ | к |
| ლ | l | l | л |
| მ | m | m | м |
| ნ | n | n | н |
| ო | o | ɔ | о |
| პ | ṗ' | pʼ | п |
| ჟ | zh | ʒ | ж |
| რ | r | r | р |
| ს | s | s | с |
| ტ | t' | tʼ | т |
| უ | u | u | у |
| ფ | p | pʰ | ҧ |
| ქ | k | kʰ | ҟ |
| ღ | gh | ɣ | ғ |
| ყ | q' | qʼ | қ |
| შ | sh | ʃ | ш |
| ჩ | ch | t͡ʃʰ | ч |
| ც | ts | t͡sʰ | ц |
| ძ | dz | d͡z | ӡ (дз) |
| წ | ts' | t͡sʼ | ҵ |
| ჭ | ch' | t͡ʃʼ | ҷ |
| ხ | kh | x | х |
| ჯ | j | d͡ʒ | җ |
| ჰ | h | h | һ |