Грузия байрагы
| Грузия байрагы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 24 гыйнвар 2004 |
| Рәсми исем | საქართველოს სახელმწიფო დროშა |
| Юрисдикциягә карый | Гөрҗистан |
| Яклар чагыштырмасы | 3:2[d] |
| Төс | ак, кара һәм көрән |
| Тасвирланган феномен | кыр[d], Крест святого Георгия[d] һәм Болнисский крест[d] |

Грузия байрагы (гөрҗ. საქართველოს სახელმწიფო დроշა) — Грузиянең рәсми дәүләт символы. Ул ак төстәге турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, аның үзәгендә зур кызыл тәре һәм дүрт почмагында дүрт кечкенә кызыл тәре урнашкан.
Хәзерге байрак 2004 елның 14 гыйнварында рәсми рәвештә кабул ителә. Бу символ урта гасырлардагы Иерусалим тәресенә нигезләнгән.
Хәрби байраклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәрби-диңгез байрагы
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Изге Георгий кызыл тәресе булган ак байрак V гасырда ук Гөрҗистан патшасы Вахтанг I Горгасали тарафыннан кулланылган дип санала[1][2]. Шулай ук Тамара патшабикә ак җирлектә кара-кызыл тәре һәм йолдыз булган байрак кулланылган дип уйланыла[3]. 1367 елгы бертуган Пиццигани картасында Тифлис Иерусалим тәресе белән билгеләнгән (зур тәре дүрт кечкенә тәре белән әйләндереп алынган)[4].
Гөрҗистан Демократик Республикасы байрагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1918 елның 26 маенда Гөрҗистанның бәйсезлеге игълан ителә. Дәүләт байрагы буларак кара-кызыл (акык төсендәге) тукыма кабул ителә, аның сул өске почмагында кара һәм ак сызыклар урнашкан була. Бу байракның авторы — скульптор Яков Николадзе. Кара-кызыл төс илнең үткәнен һәм шатлыгын, кара төс — патшалык чорының авыр елларын[5], ә ак төс — өмет һәм тынычлыкны гәүдәләндергән.
Гөрҗистан ССР байраклары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1921 елда Гөрҗистанга совет гаскәрләре керә, һәм 1922 елда яңа байрак булдырыла — сул өске почмагында алтын төстәге «ССРГ» дигән язуы булган кызыл тукыма[6]. 1951 елның 11 апрелендә Гөрҗистан ССРның соңгы байрагы кабул ителә: кызыл тукыманың өске өлешендә зәңгәр полоса, ә сул өске почмагында зәңгәр кояш, кызыл урак, чүкеч һәм йолдыз урнашкан була. Гөрҗистан ССР байрагы союздаш республикалар арасында урак һәм чүкече кызыл төстә булган бердәнбер байрак була[6].
- 1921–1922 еллар байрагы
- 1922–1937 еллар байрагы
- 1937–1951 еллар байрагы
- 1951–1990 еллар байрагы
1990—2004 еллар һәм хәзерге байрак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990 елның 14 ноябрендә Гөрҗистан ССР Югары Советы карары белән 1918—1921 еллардагы кара-кызыл байрак яңадан дәүләт символы итеп кайтарыла.
2004 елның 14 гыйнварында Гөрҗистан парламенты хәзерге биш тәреле байракны рәсми рәвештә раслый. Башта бу тарихи символ Михаил Саакашвилиның «Бердәм милли хәрәкәт» сәяси партиясе тарафыннан кулланылая, ә Розалар революциясеннән соң ул рәсми дәүләт байрагы итеп кабул ителә[7][8].

Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Theodore E. Dowling. Sketches of Georgian Church History, New York, p. 54.
- ↑ D.M.Lang — Georgia in the Reign of Giorgi the Brilliant (1314—1346). Bulletin of the School of Oriental and African Studies, University of London, Vol. 17, No. 1 (1955), p.84.
- ↑ G. Macharashwili დროშา გоргаслиани, თბ. 2011.
- ↑ Georgia // Encyclopædia Britannica.
- ↑ Новости-Грузия: В Грузии отмечают День государственного флага.
- 1 2 Natar Assatiani et Alexandre Bendianachvili, Histoire de la Georgie, p. 235.
- ↑ О Государственном флаге Грузии // matsne.gov.ge (14 января 2004).
- ↑ Бочоришвили, Кети. Грузия поменяла государственный флаг // BBC Russian (15 января 2004).
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- W.Trembicky. Flags of Non-Russian Peoples under Soviet Rule, The Flag Bulletin VIII:3, Lexington, MA, 1969, PP.98-101.
- Герби новопосталих держав / Гречило А. // Пам’ятки України: історія та культура. — 2001. — Ч. 1-2. — С. 162—167.