Һудзон култыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һудзон култыгы latin yazuında])
(Гудзон култыгы битеннән юнәлтелде)

Һудзон култыгы
ингл. Hudson Bay, фр. baie d'Hudson, инук. Kangiqsualuk ilua
60°0′0″ т. к. 85°0'0" кб. о. (G)
Мәйдан1 230 000 км²
Иң зур тирәнлек258 м
Һудзон култыгы (Канада)
 Һудзон култыгы Викиҗыентыкта

Һудзон култыгы (ингл. Hudson Bay, фр. baie d'Hudson, инук. Kangiqsualuk ilua) — Төньяк Боз океанының бер өлеше. Еш кына аны диңгез дип тә атыйлар. Канада ярларын юа. Көнчыгышта Һудзон бугазы аша Атлантик океаны белән, төньякта бугазлар аша Төньяк Боз океаны белән тоташкан.

Мәйданы 1 230 000 км². Уртача тирәнлеге 112 м, иң тирән урыны 258 м. Һаваның уртача температурасы гыйнварда -22°…-31°С, июльдә +5°…+15°С; октябрьдән июльгәчә бозлар белән капланган. Тозлылыгы 23,0—30,5‰. Су күтәрелешләре ярым тәүлекле, биеклеге 7,9 метрга кадәр. Балык һәм су эте (тюлень) тотыла. Төп портлары: Чөрчилл, Порт-Нельсон.

Һудзон култыгын инглиз диңгез сәяхтчесе Һенри Һудзон (Һадсон) 1610 елда кәшеф иткән һәм аның исеме белән аталган.