Гунилла Юханссдоттер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гунилла Юханссдоттер latin yazuında])
Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Титул королева-консорт[d]
Туу датасы 25 июнь 1568(1568-06-25)[1][2]
Туу урыны Эстергётланд[d], Швеция
Үлем датасы 25 июнь 1597(1597-06-25)[3][1][2] (29 яшь)
Үлем урыны Броборг[d], Норчөпиң[d], Өстергөтланд[d], Швеция[1]
Җирләнгән урыны Уппсала кафедраль җәмигы[d]
Ата Юхан Аксельссон Бельке[d][1]
Кардәш Axel Bielke[d]
Ире яки хатыны Юхан III[d][1]
Балалар Юхан[d]
Ыруг Васа[d]
Һөнәр төре консорт
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Гунилла Юханссдоттер Викиҗыентыкта

Гунилла Бельке, тумышы белән Гунилла Юханссдоттер (швед. Gunilla Bielke, Gunilla Johansdotter; 25 июнь 1568 ел Лильеста, Эстергетланд — 25 июнь 1597 ел, Броборг замогы Эстергетланд ) — швед короле Юхан III икенче хатыны (1585-1592 елларда аның консулы).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гунилла (үзен үзе Гуннел дип атаган) Юханссдоттер борынгы швед аксөякләр Бельке аф Окерё нәселеннән була. Аның атасы Юхан Аксельссон Бельке (1576 елда мәрхүм) һәм әнисе Маргарет Аксельдоттер Лоссе вафат булганда, Гунилла сабый бала була. Кыз король сараенда үсә. Швеция короле Юхан IIIнең беренче хатыны Катарина Ягеллонка үлгәч, кабаттан өйләнергә була һәм ул 16 яшьлек сары чәчле чибәр Гунилланы сайлый.

Инде яшь булмаган Юханның Гунилла белән никахын корольнең туганнары да, кыз үзе дә теләми. Бигрәк тә моңа Юханның энесе Карл, (Швециянең булачак короле Карл IX) риза булмый, ул корольнең хатынлыкка берәр принцессаны чит илдән алуын тели. Моннан тыш, Гунилла яшь дворян Пер Юнссон Лильеспарре белән ярәшкән була һәм аңа биргән вәгъдәсен бозырга теләми. Әммә туганнарының басымы астында кыз ахырда корольнең яучыларын кабул итә. Туй 1585 елда Вестерос шәһәре замогында үтә. Принц Карл туйда катнашмый.

Гунилла Бельке көчле үзенчәлекле шәхес була. Протестантлыкның үтә диндар яклаучысы, ул католицизм тоткан Юханны лютеран чиркәвенең иярчене булсын өчен күп көч куя. 1592 елда ире үлгәннән соң Гунилла беразга Стокгольмның сараенда кала һәм үзенә тиешле мирасның өлешен саклап калу өчен көрәшә. Биредә аның мәнфәгатләре принц Карлның нәфрәтенә дучар була. Гунилла шулай ук Сигизмунд III Васаның (Юхан III улы һәм Польшаның короле, алар белән дин буенча каршылык була) хатыны Анна Австрийская йөзендә дошман күрә. Анна Гунилланы сарай мөлкәтнең өлешен, алар 1593 елда Сигизмунд белән Польшага барган чакта үзләштерде, дип гәепләгәч, Гунилла швед башкаласыннан китә һәм үзенең туган Эстергётланд провинциясендә Броборг замогында яши, анда аның бердәнбер улы, герцог Юхан Эстергётландский хакимлек итә (1589-1618). Упсальский соборында җирләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Herman Lindqvist: Historien om alla Sveriges drottningar. — Norstedts Förlag, 2006. — ISBN 9113015249. (швед.)
  • Åke Ohlmarks: Alla Sveriges drottningar (All the queens of Sweden). — 1976. — ISBN 9120047959. (швед.)
  • Herman Lindqvist: Historien om alla Sveriges drottningar (History of all the queens of Sweden). — 2006. — ISBN 9789173134071. (швед.)