Гурий Тавлин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гурий Тавлин latin yazuında])
Гурий Тавлин
Г.И.Тавлин.jpg
Тугач бирелгән исеме: Гурий Иван улы Тавлин
Туу датасы: 25 декабрь 1925(1925-12-25)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй волосте, Урта Баграж
Үлем датасы: 17 февраль 1998(1998-02-17) (72 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы
Иҗат итү еллары: 1950—1998
Юнәлеш: шигърият, проза
Жанр: шигырь, повесть, роман
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сары яфраклар коела» (1968)
Бүләкләр: Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Байрак ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Гурий Тавлин, Гурий Иван улы Тавлин (Тавлинов[1], 1925 елның 25 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй волосте, Урта Баграж1998 елның 17 феврале, РФ, ТР, Казан) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), 1950―1954 елларда сәяси репрессия корбаны. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 25 декабрендә Татарстан АССР Зәй волосте Урта Баграж авылында туган. Бабасы Филипп, әтисе Иван, бертуганнары Иван, Андрей [1]. 1942 елда Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлагач, Түбән Биш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. 1943 ел февралендә Кызыл гаскәргә чакырыла. Хәрби училищеда кыска вакытлы әзерлек үтә. Танк йөртүче буларак, Курск дугасында, Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша [2]. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч хәрби орден (Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы) һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда хәрби хезмәттән азат ителә.

Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогика институтына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1950 елның 23 гыйнварында кулга алына, «совет строена каршы коткы тарату»да гаепләнеп, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә, Себергә озатыла. 1954 елның 10 апрелендә СССР Югары суды Татарстан АССР Югары судының хөкем карарын юкка чыгара. 1954 елның 22 сентябрендә тоткынлыктан азат ителә.

1955 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Мәктәпкә эшкә алмагач, Казанны су басудан саклау инженерлык корылмалары төзелешендә, Казансу елгасы аша дамба-күперләр салуда эшли. Район газеталарында, «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, сәркәтип, Татарстан китап нәшриятында, Казан кинохроника студиясендә мөхәррир вазифасында була. Биектау районында радиотапшырулар оештыра. 1972 елдан Казан, Яшел Үзән мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә укыган елларында «Яшь ленинчы» газетасында беренче мәкаләсе («Галстуклар юк») һәм шигырьләре[3], студент елларында «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында шигырьләре, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», В. Ажаевның «Мәскәүдән еракта», Б. Бхаттачарианың «Ачлык» романнарына рецензияләре басылып чыга.

«Сары яфраклар коела» (1968), «Йолдызлар бергә янәшә» (1971), «Җаваплылык хисе» (1972), «Тәвәккәл таш яра», «Алгы сызыкта» китаплары авторы. Беренче зур әсәре ― «Дунай дулкыннары» романы кулъязма хәлендә ТАССР Дәүләт иминлеге комитетында юк ителә. Үзе кичергән вакыйгаларга нигезләп язылган «Афәт» роман-трилогиясе «Казан утлары»нда (журнал варианты, 1990, 1991, 1995) һәм аерым китап булып Татарстан китап нәшриятында (1, 2нче кисәкләр – 1996, 3нче кисәк – 2007) дөнья күргән[4].


« Гурий Тавлин бүгенге татар аксакал язучылары белән янәшә куярлык шәхес, бернинди арттырусыз классикларыбызга тиң язучы иде. Ул беркайчан да дан, шөһрәт артыннан кумады. Аңа алар үзләре, безгә билгеле һәм күп кенә билгесез сәбәпләр аркасында, бик соңлап, гомеренең көзендә генә килде. Əсәрләр укучыларга үз вакытында килеп җитсәләр, ул халык хөрмәтен бик күп еллар элек яулаган булыр иде. Ул ― кече күңелле, бик гади, эчкерсез зат иде[5].
Иван Глухов, язучы-журналист, авылдашы
»


« Искиткеч самими, саф күңелле кеше иде ул Гүрий дәдәй, хөсетсез, мәкерсез шәхес. Ватан сугышында фронтларны аркылыга-буйга йөреп, орденнар тагып, исән-сау кайткан баһадир. Совет зинданнарыннан да исән-сау кайткан каһарман иде ул. Озын, мәһабәт буйлы, нурлы чырайлы ир-егет иде ул Гүрий дәдәй. Хатын-кызлар аңа караса, дөньясын оныта иде... Аны авылдашы, дусты сатты. Нахак яла якты. Ул гомере буе шул авыр йөкне, нахак бәлане күтәреп йөрергә һәм үч алу йөге асып яшәргә мәҗбүр ителгән бичара иде. Гүрий дәдәй тәки дошманыннан үч алалмады, аны кичерә дә алмады. Шулай авыр йөк белән китеп барды[5].
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы Раиф [1].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гурий Тавлин. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз», 2011 ел, 93-94нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2
  • Гурий Тавлин (биографик белешмә). // Гурий Тавлин. Афәт. Роман-трилогия. К.: ТКН, 1996, 445-446нчы бит.
  • Рафаэль Мостафин. Репрессияләнгән татар әдипләре. К.: ТКН, 2010. 170нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]