Эчтәлеккә күчү

Гусукума Сэйхо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гусукума Сэйхо latin yazuında])
яп. 城間 清豊
Сурәт
Ватандашлык  Рюкю[d]
Туу датасы 18 октябрь 1614(1614-10-18)
Туу урыны Рюкю[d]
Үлем датасы 18 октябрь 1644(1644-10-18) (30 яшь)
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Сәламәтлек торышы мутизм[d] һәм нарушение слуха[d]
Әсәрләр җыентыгы Художественный музей префектуры Окинава[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Gusukuma Seiho
 Гусукума Сэйхо Викиҗыентыкта

Гусукума Сэйхо (城間 清豊, гусукума сэйхо:, 1614—1644)[1]Рюкю корольлегендә сарай яны рәссамы. Шулай ук Дзи Рё (自了, дзи рё:) һәм кытайлаштырылган Цинь Кешэн (кытай телендә: 欽可聖, qīn kěshèng, яп. Кин Касэй) исемнәре астында мәгълүм[2].

Сэйхо Рюкюның башкаласы Сюрида затлы гаиләдә туган. Сэйхоның әтисе музыкант булган, әмма Сэйхо үзе тумыштан чукрак булган[3], шуңа күрә ул көчләрен башка агымга юнәлтергә булган һәм үзлектән рәсем ясарга өйрәнгән[4]. Ул Кытай картиналарыннан өйрәнгән, алар аның стилена зур йогынты ясаган[2].

Яшь рәссам турында белгәч, король Сё Хо аны сарай янына чакырган, ә шуннан соң аны Дзи Рё исеме белән атаган. Аның картиналарын күргән Кытай илчеләре аны иң яхшы Кытай рәссамнары белән чагыштырганнар, ә Токугаваларда сарай яны рәссамы Кано Ясунобу 1634 елда Гусукума картиналарның берсе илче белән Эдога эләккәч аның сәләтен мактаган дип әйтәләр[3][4].

Сэйхноның берәүдән башка барлык эшләре Окинава өчен сугышлар вакытында юк ителгән булган. Аның авторлыгын раслый торган бер генә калган[3][4], ул Окинава префектурасы музеенда саклана һәм Япониянең гаять әһәмиятле мәдәни һәйкәле статусына ия. Анда Япониядә хакутаку, ә Кытайда байцзэ буларак мәгълүм фантастик хайван сурәтләнгән[3].

  • «Ji Ryô 2011 елның 17 июль көнендә архивланган.Okinawa konpakuto jiten (沖縄コンパクト事典, «Okinawa Compact Dictionary»). Ryukyu Shimpo. 1 March 2003. Accessed 6 October 2009.
  1. Гусукума ай календаре буенча 10-ынчы айның 18-енче көнендә туган булган, бу григориан календаре буенча 1614 елның 19 ноябренә туры килә
  2. 2,0 2,1 «Gusukuma Seihô 2011 елның 8 октябрь көнендә архивланган.». Kotobank.jp. Accessed 6 October 2009.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 «Hakutaku no zu 2009 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.». Arts of Okinawa. Okinawa Prefectural Government. 2003. Accessed 6 October 2009.
  4. 4,0 4,1 4,2 «Ji Ryô.» Okinawa rekishi jinmei jiten (沖縄歴史人名事典, «Encyclopedia of People of Okinawan History»). Naha: Okinawa Bunka-sha, 1996. p 44.