Гхоша

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гхоша latin yazuında])

Гхоша (Санскрит телендә:घोषा) Борынгы Ведик чор Һиндстан хатын-кыз фәлсәфәчесе һәм багучысы булган. Яшь чагыннан бирле ул тире авыруыннан газапланган ул аны ямьсезләндергән. Ашвиннар аны дәвалаганнар һәм аңа янә яшьлек, сәламәтлек һәм матурлык биргәннәр. Нәтиҗәдә ул кияүгә чыккан һәм аның улы булган. Ул Ведаларны яхшы белгән һәм Ригведада ике гимн язган.[1] She was called as mantradrika meaning well versed in mantras.[2] Ул шулай ук Брахмавадини буларак мәгълүм булган яки Брахмананың сөйләшүчесе яки игълан итүчесе һәм максатлы рухи тормыш алып барган.[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гхоша Ведик чор вакытында Һиндстанда туган. Аның әтисе Какшиват булган, ә дәү әтисе Диргхатамас булган һәм алар икесе дә Ригведа гимннары язганнар. Ул тире авыруыннан интеккән һәм әтисенең өендә утырган. Гимн буенча ул лепрадан интеккән, ул аны ямьсезләндергән.[1][3] Шулай итеп ул озак вакыт дәвамында целибат тоткан. Ул дәртле итеп Ашвиннарга дога кылган, бу шул вакытның илаһи игезәкләре, алар яшьләндерүдә маһир. Алар аны Мадху Видхьяга, Ведик тәгълиматка өйрәткәннәр, бу яшьлекне сакларга өйрәнү һәм гаять зур белемгә ия булу фәне, бу аны тире авыруыннан арындырыр өчен. Аның гел дога укып торганга күрә Ашвини Кумарлар аны тире проблемасыннан дәвалаганнар һәм матурлыгын кайтарганнар. Аннан соң ул янә кияүгә чыккан. Аның улы, Сухстья булган, ул шулай ук Ригведада шигырь уйлап чыгарган.[1][4][5]

Гхоша Ашвини Кумарларны мактап ике гимн төзегән, алар Ригведаның "Мандала" (китабының) ике "сукта"сында бар, X-ынчы бүлек, 39-ынчы, 40-ынчы гимннар һәрберсендә 14 шигырь бар. Беренче гимнда Ашвиннар мактала. Икенче гимн шәхси теләк ул аның шәхси хисләрен һәм кияүгә чыгарга теләвен чагылдыра.[6][7][8] Ике гимн:[9]

Ашвиннар Сезнең балкып торучы арбагыз — ул юлыннан кая бара? Кем аны Сезнең өчен бизи, Каһарманнар, чөнки һәр көнне ул таң атканда иртә белән һәр йортка керә, ул монда корбан вакытында дога аша туа?
Ашвиннар, Сез кая, кич белән һәм иртә белән? Сезнең туктау урыны кайда, төнлә Сез кайда ял итәсез? Я Каһарманнар мин Сездән шуны ялварам. "Минем белән көндез булыгыз, һәм минем белән төнлә булыгыз."

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Ghosha. Indian Scripture.com. 7 December 2015 тикшерелгән.
  2. Singh, 2008, 27 бит.
  3. Mahendra Kulasrestha (2006). The Golden Book of Rigveda. Lotus Press. p. 221. ISBN 978-81-8382-010-3. 
  4. Vivekananda, 1954, 161 бит.
  5. Vettam Mani (1975). Puranic encyclopaedia. Motilal Banarsidass. p. 291. ISBN 978-0-8426-0822-0. 
  6. Prabhu, 1991, 257 бит.
  7. Women In Ancient India. Ghosha. Indic Studies Foundation. әлеге чыганактан 2020-07-02 архивланды. 7 December 2015 тикшерелгән.
  8. Pandey, 2008, 21 бит.
  9. Raghavan, 2009, 32 бит.

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]