Гхунгру

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гхунгру latin yazuında])
Гхунгрулар пары
Катхак биючесе Намрта Рай 400 Гхунгру белән башкара.

Гхунгру (Хинди телендә - घुँघरू), (Урду телендә - گھنگرو), шулай ук гхунгхру яки (Бенгали телендә) гхунгур - ул бергә бәйләнгән кечкенә чаңнар, Классик Һинд биючеләренең аяк беләзеге.[1] Гхунгрулар тарафыннан чыгарлар тавышлар тон буенча зурлыгына һәм корылышына карап бик аерыла. Гхунгрулар биюнең ритмик аспектларын ассызыклау һәм җәмәгать катлаулы аяк эшен тыңлый алыр өчен эшләнә. Алар нәкъ ян тубык сөяге һәм медиаль тубык сөяге урыннары арасында урнашкан. Гхунгрулар җебе бергә бәйләнгән 50-дән 200 чаңга кадәр булырга мөмкин. Башлаучы яшь биюче 50-дән башлый ала һәм соңыннан техник сәләте үскәч тагын өстәргә мөмкин. Гхунгру яки салангаилар традицион классик Һиндстан бию формаларында: Бхаратаньям, Катхак, Кучипуди, Лавани, Одисси һ.б. кулланылырга мөмкин.

Гхунгхру вадан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гхунгхру вадан мәшһүр Һиндстан классик башкаручысы В.Анурадха Сингх тарафыннан эшләнгән музыка стиле. Ул чаңнарны төп музыка инструменты итеп эшләгән һәм күп бию рөхсәт ителмәгән саф музыка фестивальләрендә башкара. Гхунгхру вадан кагучы корал итеп бары тик аяк хәрәкәтендә концентрацияләнә.

Фильмда булу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Meena Kumari in Пакизахта Мина Кумари аның күп муджраларын (классик биюләрен) башкару өчен гхунгрулар кигән. Мугхал-Э-Азамда үзенең "Дҗаб Пьяр Кийя Тоһ Дарна Кья" җыры өчен Мадхубала гхунгрулар кигән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаң (музыка коралы)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]