Гыйбадәт (Ислам)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Гыйбадәт (гарәп. العبادة‎, укыла: әл-гыйбәдә - табыну, лексик яктан - түбәнчелекле булу, буйсыну, баш ию) — Ислам тәгълиматы буенча, Аллаһ Тәгалә кушкан яки хуплаган гамәлләрне башкару, һәм Аллаһ тыйган гамәлләрдән качу дигән мәгънәгә ия булган термин.

Гыйбадәтнең мәгънәсен бер сүз белән әйткәндә, ул – «коллык кылу». Ислам буенча, әлбәттә, бер Аллаһ Тәгаләгә генә кол булу тиешле. Чөнки кешеләрне барлыкка китергән, тәрбияләп торган, соңрак алардан җавап алачак бердәнбер зат - Аллаһ Тәгалә. Мөселман Аллаһтан башкага кол булудан саклана, бер Аллаһны гына тулы Хуҗа һәм гыйбадәткә лаеклы дип белә. Мөселман ничек Аллаһ Тәгаләгә коллыгын күрсәтергә тиеш? Болар Коръәннән, Мөхәммәд галәйһиссәләм сөйләгән хәдисләрдән билгеле. Менә кайберләре: Яшерен рәвештә үтәлә торган гыйбадәтләр: өметләнү, ярату, курку, сабыр булу, тәвәккәлләү, инану, шөкер итү, ризалык һәм канәгатьлек хисләре белдерү кебек. Ачык рәвештә кылынган гамәлләр һәм сүзләр: намаз, ураза, садака, хаҗ кылу, зикер әйтү, дога кылу, дәгъват кылу, изгелеккә өндәү, начарлыктан тыю, кешегә ярдәм итү кебек.

Гыйбадәт шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәт кабул булсын өчен шартлар:

  • Ихласлык.

Ягъни, гыйбадәтне Аллаһның ризалыгын өмет итеп кылу. Башка максат белән гыйбадәт кылу - кече ширек. Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисендә килә: «Яшерен теләк белән рия ширектер». Яшерен теләк дип ниндидер бер дөньяви максатларны күз алдында тотып гыйбадәт кылуга әйтелә. Рия дип, гыйбадәтне һәм башка эшләрне кешеләргә күрсәтү өчен кылуга әйтелә. Хәдиснең мәгънәсе шул: әгәр гыйбадәт кылудан булган ният нинди дә булса дөньяви максатка ирешү, яки кеше күзенә яхшы булып күренү, башка затның игътибарын үзенә юнәлтү икән, бу нәрсә Аллаһы Тәгаләгә ширек кату белән бәрабәр була. «Аллаһы Тәгалә: «Мин ширек кылучы кешеләрнең ширекләренә бер дә мохтаҗ түгел. Кем бер гамәл кылса, ул гамәлендә Минем белән Миннән башканы тиңдәш кылса, Мин аның гамәлен дә, узен дә ташладым» - дип әйтә» (кодси хәдис). Бу хәдистәге «ширек»нең мәгънәсе «рия».

Ягъни ниндидер гамәл Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан өйрәтеп калдырылган булса гына гыйбадәттән санала, әгәр киресенчә икән, ул гамәл бидгать дип атала. Мөхәммәд галәйһиссәләм хәдисендә килә: «Без кушмаган эшне эшләгән кешенең гамәле кире кагылыр (кабул булмас)». Икенче бер хәдистә: «Һәр яңалык бидгать, һәр бидгать адашу», - диелә.

Гыйбадәт чыганакалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтнең өч нигезе бар:

  • Сөю – Аллаһ Тәгаләгә карата сөю, ярату хисе,
  • Өмет – Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә, шәфкатенә өметләнү, җәннәтенә керергә омтылу,
  • Курку – Аллаһ Тәгаләнең ачуын чыгарудан курку, Аның газабыннан саклану.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]