Гыйздетдин Муллагулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйздетдин Муллагулов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гыйздетдин Муллагулов
Туган 1910
Иске Монасыйп
Үлгән Бөрҗән районы
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of Russian SFSR (1918-1937).svg Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d]
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Һөнәре укытучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Муллагулов Гыйздетдин Гыйльметдин улы (1910[1] — ?) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, гвардия рядовое[2]. 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) кавалеры, «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» (1943), «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» (1945) медальләре белән бүләкләнгән.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйздетдин Гыйльметдин улы Муллагулов 1910 елда хәзерге Башкортстан Республикасының Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылында туган. Кызыл Армия сафына 1941 елның 1 декабрендә Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Бөек Ватан сугышында 148-нче гвардия артиллерия-миномет полкында ат караучы булып хезмәт итә. «Батырлык өчен» медаленә лаек булган хәрби бүләк кәгазендә Муллагулов Гыйздетдин турында болай дип языла: «Штаб батареясының гвардия кызылармеецы Муллагулов Гыйздетдин Гыйльметдин улы 1944 елның 25 июлендә Тушув районында (Польша) дошманның өч солдатын әсирлеккә ала. Ул караган атлар һәрвакыт симез, аларны вакытында ашата һәм таза тота»[3]}}

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Батырлык өчен» медаленнән тыш Муллагулов Гыйздетдин Гыйльметдин улы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), «Сугышчан хезмәтләре өчен» (1943), «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңү өчен» (1945) медалләре белән бүләкләнә[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]