Гыйззәтбану Галиева
Гаффарова — Галиева Гыйззәтбану Гаффар кызы, 35 ел дәвамында балаларга башлангыч белем биргән укытучы
Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1921нче елның 2 маенда Балтач районы Түнтәр авылында туган.
1929нчы елда Түнтәрдә ШКМ (крестьян-яшьләр мәктәбе) ачылды һәм шунда менеп язылдым,-ди Бану әби. 1936нчы елда 7 классны тәмамладым. Колхозда эшләдем, урман кисәргә бардым, юл эшендә йөрдем.
Укытучы эшчәнлеге башлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Абыем укытучы иде, шунлыктан ул сөйләшеп Иске Пукшинерда укыта башладым, районнар бүленде, һәм мин Әтнә башлангыч мәктәбенә билгеләндем, ә аннан соң Чутайга күчтем. Әти үлгән иде инде, абый сугышка китте,
Бөек Ватан сугышы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1941нче елда мин авылга укытырга кайттым. 1945нче елда сугыш беткәнне өй саен кереп әйтеп йөрдек. Митинглар булды. Төнлә барып җыйнаулашып яшерен радио тыңлый идек, — ди Бану әби. 1978нче елга кадәр Түнтәр мәктәбендә укыттым. Мәктәптә эшләгән вакытта театрлар куйдык, сугыш кырларына җибәрү өчен бияләй- носки бәйли идек, — ди Бану әби. Ул бу вакытта бер үзе генә яшәгән, җәй буе колхоз эшендә булган. Сугыштан соң төзелешкә булыштык, — ди Бану әби. Өй саен кереп, чиләк тотып, сөт, май, йон җыеп йөрдек. 1 көнгә әллә ничә җыелыш була иде, нәрсә эшләгәнне җиткереп торасы иде. Агитация эше бик көчле иде, — ди Бану әби.
Җәмәгать эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алдынгы укытучы, алдынгы агитатор булган Гыйззәтбану әби. Газеталар чыгарганнар, бригадаларда көн саен эш күрсәткечләрен җыеп, хәбәр итеп торганнар. Сайлауларда катнашкан, сайлаучылар исемлекләрен яза идем, — ди Бану әби. Язуы бик матур булган.
Ай яктыларында кибән куйдык, көлтә ташып тордык, башак җыйдык. Балалар белән кузак чүпләргә йөрдек, арыш чаптык, лабогрейкада эшләдем, — ди Бану әби.
Театрларда төп егетләр рольләрен башкарган ул. ”Урман кызы”, “Галиябану” театрлары белән күрше авылларга да йөргәннәр алар. Концертларда да бик матур җырлаган ул.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1946нчы елда Түнтәрнең Мөбәрәк исемле егетенә кияүгә чыккан ул. Аларның 4 балалары бар. Бану әбинең 7 оныгы бар. Бүгенге көндә улы Марат гаиләсе белән яши.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.» (1946), «За трудовую доблесть» медале. «Бөек Җиңүнең 40 еллыгы» юбилей медале (1985). «Бөек Җиңүнең 50 еллыгы» медале һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.
Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Р.Зарипов, Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008
М.Мөхәммәтҗанов, Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр, 2010