Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская latin yazuında])
Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская
Туган телдә исем Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы Гыйззәтуллина-Волжская
Туган 15 май 1892(1892-05-15)
Казан
Үлгән 6 апрель 1974(1974-04-06) (81 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, 60[1]
Милләт Татар
Ватандашлыгы / Россия империясе, / ССРБ
Һөнәре актриса, режиссёр, театр эшлеклесе
Ата-ана
  • Гыйззәтулла Хәмидуллин (әти)

 Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская Викиҗыентыкта

Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская (Хәмидуллина Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы;[2] 15 май 1892, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе6 апрель 1974, Казан, ТАССР, ССРБ)[3]татар совет актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татар АССРының атказанган актрисасы (1926). Беренче татар актрисасы. ТАССР атказанган артисты (1926). 1907 елдан «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада «Hyp» трупасын оештыра. Соңыннан шул труппа нигезендә Уфада «Нур» театры оеша.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы 1892 елда Казан шәһәрендә туа. Ул тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кешеләрдә төрле кара эшләр башкара, әмма үзе гел уку турында хыяллана. Бию мәктәбенә, рус театрына йөри башлый.

1907 елда Казанга Ильяс Кудашев җитәкләгән театр труппасы килә. Сәхибҗамал алар куйган спектакльләрне бик яратып карый. Аннары үзендә дә сәхнәдә уйнап карау теләге туа. 14 яшьлек Сәхибҗамал сәхнәгә аяк баса. Беренче уйнаган роле – «Кызганыч бала» драмасында Шәфика образы.

Сәхибҗамал 1912 елда Уфада «Сәйяр» артистлары Хәерниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Шакир Шамильский белән берлектә икенче татар театр труппасы «Нур»ны оештыра. Аларга бер төркем яшьләр килеп кушыла. Сәхибҗамал үзенең Идел буенда үсүе белән горурлана һәм тәхәллүсен "Волжская" дип алуы шуны күрсәтә.

«Нур» труппасы Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Г. Камалның «Бәхетсез егет», «Уйнаш», А. Островскийның «Яшен», Ф. Әмирханның «Тигезсезләр», Г. Коләхметовның «Яшь гомер» кебек әсәрләрен сәхнәгә куя. Сәхибҗамал аларда зур осталык белән уйный. Габдулла Тукай, Сәхибҗамалны кояш белән тиңләп, аңа мәдхия җырлый:

Күр, ничек, иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,

Һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:

Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Театр өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга 1926 елда Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Татар сәхнәсендә зур хезмәт куйган әлеге милли сәхнә остасына багышлап драматург Нәкый Исәнбәт «Гөлҗамал» драмасын яза. Бу әсәр 1963 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела.

Гражданнар сугышы башлангач, С. Гыйззәтуллина Ижауга китә, фронт труппаларында уйнавын дәвам итә. Тамак төбе авырту белән интегә башлый. Ике мәртәбә операция кичерә. Ләкин яраткан шөгыленнән аерылмый, үзешчәннәр белән җитәкчелек итә, аларга уен серләрен өйрәтә.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина 1974 елда Казанда вафат була.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәфика ("Кызганыч бала", Г. Камал)
  • Гәйни ("Бәхетсез егет", Г. Камал)
  • Катерина ("Яшен", А.Н. Островский)
  • Луиза ("Мәкер һәм мәхәббәт", Шиллер) һ.б.

«Мин көчле рольләрне уйнарга ярата идем», – ди Сәхибҗамал Волжская. А.Н. Островскийның «Яшен» драмасында Катерина образын Сәхипҗамал тамашачыны тетрәндерерлек итеп уйный.

Күп кенә спектакльләр куя. Татар театры өчен Ш. Шамильский, Г. Казанлы, Е.Сыртланова, Ф.Латыйпов һ.б. актерларны тәрбияли.

Гражданнар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 2 нче армия янындагы фронт труппасын оештыра (бу труппаның күпчелек актерлары Уфа татар-башкорт театрында эшли башлый).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]