Гыйззәт Сибгатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйззәт Сибгатов latin yazuında])
Гыйззәт Сибгатов

Гыйззәт Сибгатов (Сибгатов Гыйззәт Сибгат улы) - «Батырлык өчен» медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 20 мартында Татарстан АССРның Саба районы Баландыш авылында туа.

1940 елда Баландыш авылының 7-еллык мәктәбен тәмамлый.

1940-1942 елларда авылда бригадир булып эшли башлый.

1942 елның 18 декабрендә Запастагы Укчы Бригадага Казан хәрби-күченү пунктына алына.

1942 елдан алып 1943 елның 28 апреленә кадәр Горький өлкәсендә 31 курсант укчы бригадасында хәрби өйрәнү бүлегендә миномётчылыкка укый. Шуннан Курск дугасында бере сугышчан чыгыныгу ала. Аннан Ржев һәм Львов шәһәрләрен азат итүдә һәм башка торак пунктларны фашист гаскәрләреннән азат итүдә катнаша. 1946 елның июленә кадәр 618 миномётчы полкында хезмәт итә.

1948 елның гыйнварыннан демобилизацияләнгә сентябрь аена кадәр 1064 номерлы 100 миллиметрлы танкларга каршы артеллерия полкында хезмәт итә.

Ә 1948 елның сентябрендә аңа туган якларына кайта.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйззәт Сибгат улы хатыны Зәйнәп белән

1948 елның сентябрьләрендә Баландыш авылына кайтып Мәннән кызы Зәйнәп белән 5 бала тәрбиялиләр.

2007 елның 12 маенда Сибгатов Гыйззәт Сибгат улы вафат була, Баландыш авылы зиратында җирләнә. Хәзерге вакытта 7 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сибгатов Гыйззәткә бирелгән «Батырлык өчен» медале
Сибгатов Гыйззәткә бирелгән II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Память народа сайты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]