Гыйз-әл Габид
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Гыйз-әл Габид | |
---|---|
Туган телдә исем | Гыйззәтулла Лотфулла улы Габидуллин |
Туган | 1 июль 1918 Ырынбур өлкәсе, Тук районы, Хөсәен |
Үлгән | 1955 Урта Азия |
Милләт | татар |
Һөнәре | шагыйрь, хәрби |
Гыйз-әл-Габид (Гыйззәтулла Лотфулла улы Габидуллин) (1918-1955) — Бөек Ватан сугышы катнашучысы, татар шагыйре.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Фронтовик шагыйрь Гыйз-әл-Габид (Гыйзәтулла Лотфулла улы Габидуллин) 1918 елның 7 гыйнварында Оренбур өлкәсенең Тук районы Хөсәен авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1935-1937 елларда Богырыслан педагогия техникумында укый. Укуын тәмамлагач, ике елга якын Башкортостанның Зиянчура районында укытучы булып эшли.
Бөек Ватан сугышында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1939 елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе-әфисәр сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза; фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
1943 елда Карелия фронтында оештырылган 1943 елның гыйнварыннан «Ватан өчен сугышка» фронт гәзитендә сержант Г. Габидуллин хәрби корреспондент булып тора. Хәрби хезмәтендә 7 нче Армиянең 114 нче укчы дивизиясенең 363 нче укчы полкы элемтә ротасының радиостанция башлыгы.[1]
1946 елдан армиядән кайткач, Гыйз-әл-Габид Урта Азиядә яши, балалар укыта. Ватан сугышында алган яралардан сәламәтлеге какшаган фронтовик 1955 елда вакытсыз вафат була.
Иҗат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шагыйрьнең зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигыре) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак әһәмиятле. Аның шигырьләре окопта, сугыш тынып торган ял вакытларында, Төньякның кырыс таш-таулары арасында языла. Аларда сугыш чынбарлыгы, шагыйрь үзе кичергән, үзе күргән вакыйгалар тәэсирендә туган күңел кичерешләре, гадел сугыш алып барган солдатның җиңүгә булган ышанычы, ватандарлык хисләре поэтик чагылыш таба.
Гыйз-әл-Габид иҗат мирасыннан бер төркем шигырьләр “Алар сафта” (1961, 1985) һәм “Беренче карлыгачлар” (1968) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әлфия Җамали “ЯВ”, 10/01/2013