Гыйлаҗетдин Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйлаҗетдин Закиров latin yazuında])

Закиров Гыйлаҗетдин Закир улы - хәрби хезмәткәр, полковник.

Балачагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның 4 декабрендә Түнтәр авылында туган. Өч яше тулганчы ук әтисе үлү сәбәпле аңа ятимлектә, болай да авыр, юксыл елларның бөтен фаҗигасен үз язмышында татып үсәргә туры килә. Түнтәрдә җиде сыйныф белем алгач колхозда эшли башлый.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елда авылда беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышына китә. Башлангыч хәрби хәзерлек үткәннән соң, 1942 елның башыннан Т-34 танкында 33-танк бригадасы сафларында радист-пулеметчы булып сугыша, Төньяк-Көнбатыш, Калинин фронтлары гаскәрләре составында Орел, Минск, Курск юнәлешендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1943 елда фронтта Коммунистлар партиясе сафына керә.

Г.З.Закировның сугышчан юлы Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. медальләр белән бәяләнгән.

Полковник Г.Закиров армия сафларыннан 1965 елда демобилизацияләнә һәм Пермь шәһәрендә яши. Башта эчке эшләр органнарында, аннан соң күп еллар Пермь шәһәренең 114-мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы булып эшли. Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү өчен зур хезмәт куя.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның тыныч тормыштагы хезмәтләре «Хезмәттәге батырлык өчен», «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медальләренә лаек була. Ул  шулай ук «За безупречную службу»  медаленең тулы өч дәрәҗәсе кавалеры. Г.Закировның истәлеккә тапшырган хәрби киемнәре Чепья "Халыклар дуслыгы" музеенда кадерле экспонатлар булып саклана.

Батыр якташыбыз 1988 елның 5 декабрендә вафат булды. Кабере Пермь шәһәренең татар зиратында.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.