Гыйлем (проект)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйлем (проект) latin yazuında])
Гыйлем
Рәсми теле:

татар

Җитәкчеләр
Баш мөхәррир

Айдар Шәйхин[1]

видеоматериаллар бүлеге

Алинә Галиәхмәтова, Булат Шәймиев[1]

махсус проектлар бүлеге

Эльвира Зиннәтуллина, Айсинә Сәлахова, Ләйлә Исламова, Сәрбиназ Шәйхелова[1]

ихтыярилар бүлеге

Гүзәл Шәвәлиева[1]

PR

Фирүзә Шәйхуллина[1]

Нигезләү

2014 елның августы

http://giylem.tatar

«Гыйлем» (2014 елның октябреннән алып) — татар телендәге фәнни-популяр интернет-проект. Төрле фәннәр, технологиялар турында актуаль һәм хакыйкый мәгълүмат яктырту, төрле фән өлкәләрендәге белем сыйфатын арттыру, шуңа мультимедиа ресурсларын әзерләү аның төп максатлары булып тора[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Гыйлем» проекты 2014 елда Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оештырыла[3]. 2015 елның октябреннән проект КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлый[3]. Шул ук елдан балалар һәм яшүсмерләр журналы "Ялкын" үзенең битләрендә яңа "Гыйлем" рубрикасын ачып җибәрә. 2016 елның гыйнварында "Гыйлем" берләшмәсенең сайты .tatar доменына күчә[3]. Шул ук елның октябрендә "Хәлбуки" лекторие даими үткәрелә башлый, TED Ed анимацияләре татар телендә чыгарыла, «Татарстан» радиосында фәнни-популяр тапшырулар урын ала[3].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә проектның хәзинәсендә йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары, китаплар, җәмгыятьнең төрле катламнарына кызык булган җитди темаларга татарча лекторийлар һәм үзенчәлекле зәвыклы бренд продукциясе[4].

Проектның беренче көннәрендә аның кысаларында мәктәп укучылары гына хезмәт иткән[4]. Әкренләп проект даирәсе шактый киңәйгән, бүгенге көндә проект кысаларында Татарстан, Россия һәм чит илләрдә белем алучы студентлар, укучылар, укытучылар, галимнәр һәм күпсанлы ихтыярилар хезмәт итә[5]. "Гыйлем" проекты белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, Математика һәм механика институты галимнәре һәм Бионанотехнологияләр лабораториясе хезмәткәрләре, Башкортстан тире-венерология диспансеры медицина профилактикасы бүлеге башлыгы М. Хәйдәров тә хемәттәшлек итә[5].

«Гыйлем»нең фәнни эшчәнлеге ВКонтакте, Facebook, Instagram сәхифәләрендә, рәсми сайтта, «Ялкын» журналының махсус рубрикасында укучыга ачык.

Темалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проект кысаларында түбәндәге темаларга зур әһәмият бирелә:

Физика Химия Астрономия Психология Диннәр
Җәмгыять Тел Әдәбият Фәлсәфә Биология

Матбугатта сирәк яктыртылган темалар да проектта кулланыла[5]:

Квантлар физикасы Сәясәт гыйлеме Астрофизика Микробиология
Вирусология Психиатрия Галактика астрономиясе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]