Гыйлем инкыйлабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйлем инкыйлабы latin yazuında])
Гыйлем инкыйлабы, Николай Коперник, планеталар

Гыйлем инкыйлабы, шулай да фәнни революция (XVI-XVII гасырлар) - Аурупада фәннәр, техника, сәнәгать өлкәләрендә, җәмгыять тормышында XVI-XVII гасырларда урын алган кискен алмашынулар, төпле үзгәрешләр чоры[1]. Урта гасыр дини кагыйдәләреннән ваз кичелә, яңа кыйммәтләр системасы төзелә, фән үсеше тизләтелә[2].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу чорга түбәндә китерелгән үзенчәлекләр хас[3][4]:

  • Капиталистик мөнәсәбәтләр үсеше;
  • Мәгърифәткә карата ихтирамны дингә табынудан өстенрәк кую;
  • яңа һуманистик кыйммәтләр булдыру;
  • Фәнни рациональ карашның барлыкка килүе;
  • Җәграфи ачышлар һәм колониаль система урнашуы;
  • Җитештерү өлкәсендә зур алгарышларга ирешү;
  • Яңа механизмнар, технологияләр, беренче пар этәргәчләрен булдыру.

Фәлсәфә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйлем инкыйлабын башлап җибәргән төп вакыйга - Н.Коперникның "Күк аралары әйләнү турында" (1543) фәнни хезмәтенең барлыкка килүе[3]. Коперник төп дин кагыйдәләренә каршы чыгып, Җир шарының Кояш тирәли әйләнешен фаразлый.

Коперник идеясен Г.Галилей дәвам итә һәм исбатлый[3]. Галилео Галилей исеме безгә эксперименталь физика, динамика, классик механика фәннәренең нигезен салучы буларак мәгълүм. Ул Аристотельның метафизик карашларына каршы чыга, галәмнең кануннарын колачлау өлкәсендә яңа адымнар ясый[3]. Аның тарафыннан бу җәһәттән яңа техник әспаблар булдырыла. Бу әсбаплар ярдәмендә Галилео Галилей Коперник идеяләрен исбатлау юнәлешендә беренче җитди ачшларын ясый.

Иоһанн Кеплер үзгәрешле зурлыклар математикасын нигезен сала[5]. Планеталарның Кояш тирәли әйләнеше вакытын һәм планеталарның Кояштан ераклыгын чагыштырып, формулалар чыгара[3]. Тихо Браге Коперник һәм Птолемей хезмәтләренә нигезләнеп, үз "гео-гелиоцентристик" идеясен булдыра[6]. Бу эштә аңа яңа үтә төгәл астрономик әмбаплар булдыруы булыша[6]. Исаак Ньютон Коперник идеяләренең юнәлешендә, матдәләрнең тартылышу законын ачып, соңгы адым ясый[3].

Бу чорның төп үзенчәлеген ике капка-каршы мәгънә йөрткән төшенчә тәшкил итә. Беренчесе - механицизм - галәмдәге барлык күренешләрнең һәм үзгәрешләрнең механика кануннары нигезендә аңлату омтылышы булса, икенчесе - деизм - диннең яңа биеклеккә күтәрелүен исбатлый[3]. Деизм идеяләре буенча, Тәңре, гамәлне төзегәч, аның кечкенә үзгәрешләренә һәм башка күренешләренә катышмый. Бу идеяләрнең дәвамы буларак, Х.Чербери, Томас Гоббс, Дж.Локк, Жан-Жак Руссо, Вольтер, Готфрид Лейбниц, Лессинг, Иммануил Кант фәлсәфи идеяләре барлыкка килә[3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Научная революция // Западная философия от истоков до наших дней. - "Петрополис".. Антисери Д., Реале Дж. 1994.
  • Томас Кун «Структура научных революций», University of Chicago Press, 1962
  • Meyer, Annette: Die Epoche der Aufklärung, 2010.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Научная революция // Философия науки и техники: тематический словарь. — Орёл: ОГУ. С. И. Некрасов, Н. А. Некрасова. 2010.
  2. Научная революция Новая философская энциклопедия: В 4 тт. М.: Мысль. Под редакцией В. С. Стёпина. 2001.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Научная революция // Западная философия от истоков до наших дней. - "Петрополис".. Антисери Д., Реале Дж. 1994.
  4. Научная революция//Всемирная история. Оксфордская иллюстрированная энциклопедия. — М.: Весь мир, ИД "Инфра-М", Oxford University Press. Гарри Джадж. 2003.
  5. Иоганн Кепплер Западная философия от истоков до наших дней. - "Петрополис".. Антисери Д., Реале Дж.. 1994.
  6. 6,0 6,1 Тихо Браге Западная философия от истоков до наших дней. - "Петрополис".. Антисери Д., Реале Дж.. 1994.

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]