Рим Гыйлфанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рим Гыйлфанов latin yazuında])
(Гыйлфанов Рим битеннән юнәлтелде)
Рим Гыйлфанов
Туган телдә исем Рим Илгизәр улы Гыйлфанов
Туган 20 сентябрь 1967(1967-09-20) (56 яшь)
Ябалак, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Милләт татар
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Рим Илгизәр улы Гыйлфанов (тәхәллүсе Кәрим Камал) — татар журналисты, публицист, Азатлык радиосы мөдире (2006 — хәзерге вакыт).

1967 елның 20 сентябрендә Татарстанның Апас районы Ябалак авылында туа. Әтисе — Илгизәр Гыйлфанов (1939 елда туган), Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, 1977-2000 елларда Апас районының мәгариф бүлеген җитәкли. Әнисе — Гөлнур Гыйлфанова (1941 елда туган), укытучы.

1984 елда Рим Гыйлфанов Апас урта мәктәбен тәмамлый, шул ук елны Казан дәүләт университетының тарих факультетына керә. Студент елларында Казан дәүләт университетындагы «Каз канаты» бию ансамбленә йөри. 1991 елда ул университетыны социолог һәм сәяси фәннәр өлкәсендә кызыл диплом белән тәмамлый. Диплом эшенең темасы — Татарстандагы икетеллелек сәясәте.

Студент елларында ук татар халкының милли иҗтимагый тормышында катнаша башлый, 1990 елда I Татар яшьләре көннәрен оештыру башында тора, шул ук елның көзендә «Азатлык» татар яшьләре берлегенең оештыру корылтаенда рәис урынбасары итеп сайлана. 1992-1993 елларда шушы оешманың рәисе була, Татарстанның Яшьләр оешмалары шурасына керә. Милли мәсьәләләрне чишүне дә, Татарстан суверенитетын ныгытуны да хокукый юллар аша алып баруны алга сөрә.

1990 елда Рим Гыйлфанов ирекле хәбәрче сыйфатында Алманиянең Мюнхен шәһәрендә урнашкан Азатлык радиосына Казаннан хәбәрләр бирә башлый, Яңалифтә чыга башлаган «Дөнья» газетасында эшли, 1992 елда I Бөтендөнья татар конгрессын үткәрү эшләрендә катнаша.

1993 елда Рим Гыйлфанов Азатлык радиосының Мюнхендагы редакциясендә эшли башлый, 1995 елда редакция белән бергә Праһа (Чехия) шәһәренә күчә. 2006 елда ул Азатлык радиосының мөдире итеп билгеләнә.

Чехиядәге татар җәмгыяте эшендә актив катнаша, андагы Сабан туйларын оештыручыларның берсе.

Иҗтимагый һәм журналист эшчәнлеге өчен «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]