Галимҗан Гыйльманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимҗан Гыйльманов latin yazuında])
(Гыйльманов Галимҗан битеннән юнәлтелде)
Галимҗан Гыйльманов

Туу датасы: 1 февраль 1957(1957-02-01) (67 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Әсән
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, драматург, шагыйрь һәм әдәбият белгече
Иҗат итү еллары: 1973 елх. в.
Жанр: шигърият, проза, драматургия, публицистика
Иҗат итү теле: Татар, рус
Дебют: 1973
Премияләр: Абдулла Алиш премиясе

Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов — татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм "Әллүки" әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә "Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе" исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекциялар укый, "Лиро-эпик жанрлар", "Һади Такташ: иҗат эволюциясе" дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә "Татар балладасы: башлангыч һәм үсеш этапалары" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1986 елда Г.Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазыйфаларын башкара. 1989-1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтиб буларак эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция — балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында "Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре", "Мифология һәм татар әдәбияты" дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең 13 корылтаенда Галимҗан Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифалары 14 корылтай (2002) сайлаган идарә составында кабат раслана. 2005 елда Казан утлары журналының фән һәм сәнгать бүлеге мөдире.

Галимҗан Гыйльманов Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимҗан Гыйльмановның иҗатында бер үзенчәлек бар: мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичның туган авылында туып үсү, белем алу аңа зур этәргеч бирә.

Әдәбият фәне өлкәсендә эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.Гыйльманов университетта укыткан елларында әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. 1989 елда аның "Татарская баллада" исемле монографиясе һәм 1990 елда Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен — шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган, зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы ("Зәңгәр җырлар", Казан:ТКН, 1990 ел, 543 бит) дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска һәм бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, аерым әсәрләргә багышланган "Заман сүз сорый" исемле тәнкыйть мәкаләләре китабы басылып чыга.

Проза[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.Гыйльмановның проза жанры әсәрләренә Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары хас. Әдипнең фантастик-хыялый һәм маҗаралы әсәрләрендә вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә. Ул әдәби әсәр аша укучы күңеленә хыялыйлык, серлелек иңдерә.

Балалар әдәбияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1995 елда Галимҗан Гыйльманов Галим Әсән тәхәллүсе белән "Гөрләвек-Ручеек" исемле беренче балалар китабын нәшер итә. Моннан соң аның тагын берничә шундый китабы чыгарыла, шулай ук ул балалар драматургиясендә дә уңышка ирешә.

Мифология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996 һәм 1998 елларда басылып чыккан "Татар мифлары" — биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Галимҗан Гыйльманов темасы буенча бит бар