Гыйльман Кәримов
Гыйльман Кәримов | |
---|---|
Туган телдә исем | Гыйльман Ибраһим улы Кәримов |
Туган | 13 октябрь 1841 РИ, Бөгелмә өязе |
Үлгән | 18 июнь 1902 (60 яшь) РИ, Ырынбур |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байрак/Русия империясе |
Һөнәре | ахун, нәшир |
Балалар | улы Фатих |
Гыйльман Кәримов, Гыйльман Ибраһим улы Кәримов (1841 елның 1 (13) октябре, РИ, Бөгелмә өязе — 1902 елның 6 (18) июне, РИ, Ырынбур) — дин әһеле (ахун), нәшир, дәреслекләр авторы, җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе. Язучы Фатих Кәриминең (1870—1937) әтисе. Ырынбурда шәхси татар басмаханәсен оештыручы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1841 елның 1 (13) октябрендә туган. Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә[1] һәм Чистай мәдрәсәсендә белем алган. 1868—1884 елларда Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Миңлебай авылы мәчете имам-хатыйбы һәм мәдрәсә мөдәррисе. Дәреслекләр авторы, Урта Идел буенда җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе.
Нәшир
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1899 елда дингә бәйле хезмәте белән араны өзеп, китап нәшер итү белән шөгыльләнә башлый. 1900 елда Ырынбурда отставкадагы унтер-әфисәр Б. А. Бреслинның шәхси типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм шәхси басмаханәсен оештыра, татарча, казакъча китаплар бастыру эшен башлый. XX гасыр башында 20 исемдә китап бастырып чыгара. 1902 елның 6 (18) июнендә вафат була. Басмаханә эшчәнлеген улы язучы Фатих Кәрими (1870—1937) дәвам иттерә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1998 елның 17 сентябрендә Әлмәт районы Миңлебай авылында ачылган Фатих Кәрими мемориаль музеенда Гыйльман ахун документлары һәм фотосурәтләренә багышланган стенд ясалган[2].
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1869—1889 елларда Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә Риза Фәхретдин укыган һәм мөгаллимлек иткән
- ↑ Мемориальный музей имени Фатиха Карими