Гыйльмияза (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйльмияза (җыр) latin yazuında])
Гыйльмияза
Сәнгать формасы җыр
Жанр халык җыры[d]
Чыгыш иле  Баймак районы

Гыйльмияза — лирик-драматик характердагы башкорт халык җыры.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортча сүзләре

Һаҡмар һыуы аға ҡибла табан,

Урал тауы буйлап, көн битләп.

Илкәйемә лә шул ҡайтыр инем,

Аяҡтарым талһа, имгәкләп.

Алыҫ ерҙән балҡып, ай, күренгән

Уралмы икән, әллә көнмө икән?

Сит илдәрҙә уҙған ғүмеремдең

Бер көндәре әллә йылмы икән?

Татарча сүзләре

Сакмар суы ага кыйбла табан,

Урал тавы буйлап, көн битләп.

Илкәемә лә шул кайтыр идем,

Аякларым талса, имгәкләп.

Ерак җирдән балкып, ай, күренгән

Уралмы икән, әллә көнме икән?

Чит илләрдә узган гомеремнең

Бер көннәре әллә елмы икән?

Беренче тапкыр С.Г. Рыбаков 1894 елда Орск өязендә (Рәмиевләрнең Солтан приискында) җырчы Габдрахман Үзәнбаевтан яздырыла һәм «Урал мөселманнарының көнкүреш очеркы белән музыкасы һәм җырлары» китабында басыла. Риваять һәм җыр тексты XX гасырның 20-нче елларында 20 В. М. Бурангулов тарафыннан язылган. Алдагы язмалар Г. Әмири (К.М.Дияровтан 1939 елда), Х. Ф. Әхмәтов, А. С. Ключарев, Л. Н. Лебединский, Г. З. Сөләйманов тарафыннан язып алына.

Бу җыр 16 йөздә язылган дип уйланыла. Бурангулов сүзләре буенча, бөрҗәннәр арасында данлыклы халык җырларын башкаручы Гыйльмияз тарафыннан җырланыла һәм аның казакъларда әсирлеге белән бәйле вакыйгаларны чагылдыра. Дияров версиясе буенча, җыр авторы Карагай-Кыпчак волосте Таһир авылыннан Гыйльмияз исемле кыз булган (хәзерге Баймак районы Югары Таһир авылы), ул балачакта югалган һәм читтә үскән.

Башкаручылар арасында А. С. Шәйморатов, Ф.А. Килдияров, И. И. Дилмөхәммәтов бар. Тавыш һәм фортепиано өчен җыр эшкәртү Р. А. Мортазин тарафыннан башкарыла. Көе М.Кобагышевның симфоник поэмасында, Ключаревның «Тау балеты» балетында кулланылган.

Риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борын заманда хәзерге Башкортстанның Баймак районының Таһир авылында Исмәгыйл картның Гыйльмияза исемле кызы булган. Җәйнең бер ямьле көнендә хатын-кызлар җиләк җыярга чыккан. Алар арасында Гыйльмияза да булган. Боларга каршы бүрәнә теягән кешеләр очраган. Алар кыр эченнән килгәннәр икән. Шул кешеләр арасында Гыйльмиязаның атасына үч тотып йөргән аксак Кызырач карт та булган. Үчен алыр өчен бу кеше кызны юлаучыларга саткан да җибәргән, диләр. Хатын-кызлар, җиләк җыя алмаенча, кире авылга кайтып киткәннәр. Куркышларыннан бу хәл турында алар бер кемгә дә әйтмәгән. Кызның ата-анасы елаган да елаган.

Ничектер Садыйк дигән берәү бер авыл урамыннан үтеп барган чакта, көйле җыр ишетеп туктап кала. Бу җырның көе безнең якларныкына охшаган дип, тәрәзә янында ук килеп тыңлый.

Бу Гыйльмияза була. Шул чак кыз, тәрәзәдән тышка бага. Бераз карашып торгач, бу егет аннан керергә рәхсәт сораган. Кыз, баш кагып, ризалык биргән.

Егет өйгә кергәч, аннан кайсы яктан килгәнен, бу җырны ничек өйрәнгәнен сорашкан. Кыз аңа үзенең башыннан үткәннәрен сөйләп биргән, диләр.

Садыйк, Гыйльмиязаның көйле, зарлы, серле җырына хәйран калып кайтып киткән. Кызның туган авылына килеп, кызның атасына:

— Исмәгыйль узаман, сөенче, синең югалган кызың табылды, ирекле, бүген ук алып кайтып бирәм, — дигән.

— Әгәр Гыйльмияза кызым исән булса, үзеңә кәләш итеп бирәм, — дигән.

Бу вакытта кызның югалуына егерме биш ел үткән була. Күп елаудан кызның атасының ике күзе дә күрмәс булган.

Садыйк сүзендә торган, кызны алып кайтып тапшырган да:

— Кызыңны үзе теләгән кешегә кияүгә бир, — дип үз юлы белән китеп барган, диләр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мөхәммәтша Буранғолов. Сәсән аманаты. — Башҡортостан китап нәшриәте, 1995. — 350 бит. — ISBN 5-295-01397-9 (1-се китап) — ISBN 5-295-01396-0
  • Фәнүзә Нәҙершина. Башҡорт халыҡ йырҙары йыр риүәйәттәре.(Өс телдә: башҡорт, урыҫ, инглиз). — Өфө: «Китап», 1997. — 288 бит. — ISBN 5-295-02094-0
  • Ғилмияза (йыр) // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.