Гыйльмиҗамал Зарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйльмиҗамал Зарипова latin yazuında])
Гыйльмиҗамал Зарипова
Туган 29 октябрь 1908 ел
Түнтәр авылы
Үлгән 29 июнь 1985
Күмү урыны Түнтәр зираты
Яшәгән урын Түнтәр авылы

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зарипова Гыйльмиҗамал тимерче булып эшләгән чордагы эш кораллары

Зарипова Гыйльмиҗамал Гариповна 1908 елда Балтач районы Түнтәр авылында крестьян-һөнәрче гаиләсендә туган. Балачагы шушы авылда үҗкән. Түгтәр мәдрәсәсендә башлангыч белем алган.

Авылда совет власте урнашканнан соң. авыл аквисты булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. 1934 елда авылда Шәкүр исемлекле егеткә кияүгә чыккан. Авылда "Үрнәк" исемле колхоз төзелгәч, аларның гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керү турында гариза язган. Гыйльмиҗамал колхозда төрле эшләрдә актив катнашкан. 1933 елда колхозның яшелчә бригадиры буларак, Татарстан колхозчы ударникларның май аенда Казанда үткәрелгән съездында делегат булып катнашкан.

Тимерче буларак эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы башлангач, ире Шәкүр фронтка киткән.Гыйльмиҗамал ике яшь бала һәм өченче бала белән авырга узган килеш калган. Өстәмәсенә аның карамагындагы тәрбиядә өйдә 80 яшьлек сукыр булып утырган Зариф бабай белән (Шәкүрнең әтисе) дә булган. 1942 елның мартында колхоз идарәсе Гыйльмиҗамалны тимерче хезмәтенә чакырган. Чөнки тимерчеләр фронтка киткән. Гыйльмиҗамалның әтисе Гарифтан яшүсмер вакытта тимерчелек эшенә өйрәнеп калган булган. Колхозлар саен чираттан Блинов фамилияле кеше өйрәнчекләрне тимер эшенә өйрәткән. Түнтәргә килеп ул бер ай дәвамында Гыйльмиҗамалның да тимерчелек эшчәнлеген үстергән. Алҗы айлык имчәк баласы булуга карамастак Гыйльмиҗамал тимерче булып эшли башлаган. Ул вакытта ат-арба, тырма-сука, уру, сугу, җилгәрү эшләрен хәзерләү, көйләү барысы да тимерче хезмәте белән башкарылган. Г.Зарипова 4 ел дәвамында 1946 ел ахырына кадәр, бер карусыз колхозның тимер остасы булып эшләгән. Бик күп яшьләрне кувалда белән чүкеч сугучы эшенә (молотобоец) өйрәткән.

Фронттан элекке тимерче кайтып үз эшенә керешкәч, Гыйльмиҗамалга ферма мөдире хезмәте тапшырганнар. Ул бу хезмәтне дә зур җаваплылык белән башкарган.

1952 елдан ат җигеп район үзәгеннән почта ташучы итеп куйганнар. Тырыш, үзенчәлекле хезмәте өчен 1946 елда авылда беренчеләрдә булып "1941-1945 еллардагы фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. 1985 елда бакыйлыкка күчте һәм Түнтәр зиратында җирләнде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021