Гыйльми Баһаветдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйльми Баһаветдинов latin yazuında])
Гыйльми Баһаветдинов
Туу датасы ??.02.1923
Туу урыны ТАССР Шөгер районы, Сарабиккол авылы
Үлем датасы 19 март 1945(1945-03-19)
Үлем урыны Польша
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, сержант
Җитәкчелек иткән пулемет расчеты командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены

Гыйльми Баһаветдинов, Гыйльми Авзалетдин (вариант: Әбләз[1]) улы Баһаветдинов, рус. Багаутдинов Гильми Абзалович (1923-1945) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленинград фронты 21нче армия 381нче укчы дивизия 1259нчы укчы полкның пулемет расчеты командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сержант.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның февраль аенда ТАССР Бөгелмә кантоны (1930 елдан Шөгер районы, 1969 елдан Лениногорск районы) Сарабиккол авылында туган. Милләте — татар. Туган авылында ТБУМ — тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. Күмәк хуҗалыкта эшли.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елда хәрби хезмәткә алына. Май аеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: Кырым фронты, Көньяк-Көнбатыш фронт, Көньяк фронт, 4нче Украина фронты, Ленинград фронты, 2нче Белоруссия фронтында яуларда катнаша.
Ленинград фронты 21нче армия 381нче укчы дивизия 1259нчы укчы полкның пулемет расчеты командиры булып хезмәт иткән.
1944 елның 10 июнендә дошманның (фин солдатлары) Карел бугазы саклану сызыгын өзгәндә, дошман ныгытмаларына беренче булып ташлана, дзотка гранаталар ыргыта. Рота һәм взвод командирлары сафтан чыккач, аларны алыштырып, сугыш кырында үз артыннан башкаларны ияртә. Дүрт тапкыр каты яралана.
1945 елның 19 мартында Данциг (Гданьск, Польша) тирәсендә һәлак була. Гданьскидан 22 км көнбатыштарак җирләнгән.
1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лениногорск шәһәрендәге бюсты. 1998

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Герои Советского союза-наши земляки.Кн.1. Казан, 1982.
  4. Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990.
  5. Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]