Акыл хезмәте ияләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акыл хезмәте ияләре latin yazuında])
(Гыйльми хезмәтчеләр битеннән юнәлтелде)
Акыл хезмәте ияләре үз эшләрендә конвергент, дивергент һәм иҗади фикерләү ысулларын кулланырга мәҗбүр.[1]
архитектор — "акыл хезмәте иясе" төреннән типик һөнәр.

Акыл хезмәте ияләре (ягъни интеллект эшчәнлеге белән хезмәт күрсәтүчеләр) - мәгълүмати җәмгыятькә хас феномен. Акыл хезмәтенә багышланган күләмле тикшеренүләр һәм фәнни әдәбиятына карамастан, бердәм билгеләмәсе әлегә юк..[2]:

Белем икътисады чорында яшәгән югары үсештәге илләрдәге икътисадый продуктның төп өлеше мәгълүмат тармагында эшләүче гыйльми хезмәтчәннәр тарафыннан тудырыла.

Гадәти үрнәк буларак, алдынгы фәнни тикшеренү өлкәсеннән тыш, табиблар, укытучылар, кәшефчеләр, санак өчен программалар булдыручы инженерлар, архитекторлар, икътисад, хокук һ.б. өлкәләрдәге белгечләрне китереп була. Алар "үз ризыгын уйлау аша таба".[5]. Бу төр хезмәтчәннәргә, үз эшен уңышлы башкара алу өчен, гомер буе гел өйрәнү, яңа гыйлем үзләштерү зарур, чөнки алар тарафыннан тудырылган өстәмә кыйммәт югарылыгы аларның гыйльми капиталлары эшләгән өлкәләрдә пәйда булган өр-яңа мәгълүмат һәм белемгә ия булуларыннан тора.

Мөстәкыйль эшчәнлек алып бармыйча, берәр оешмада ялланып эшләүче гыйльми хезмәтчәнне шул оешманың гыйльми хезмәткәре дип атыйлар.

Бүгенге көндә, гыйльми хезмәт төрләреннән аермалы буларак, текст җыючы сәркатип яки китап бирүче китапханә хезмәтчәне башкарган "мәгълүмати хезмәт"не кеше булмаган Google, Яндекс яки Википедия роботлары да өлешчә үткәрә ала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Reinhardt, W. (2011). «Knowledge Worker Roles and Actions – Results of Two Empirical Studies». Knowledge and Process Management 18 (3): 150–174. DOI:10.1002/kpm.378.
  2. Pyöriä, P. (2005). «The Concept of Knowledge Work Revisited». Journal of Knowledge Management 9 (3): 116–127. DOI:10.1108/13673270510602818.
  3. worker Оксфорд сүзлекләре онлайн:knowledge worker 2011 елның 30 декабрь көнендә архивланган..
  4. Бизнес сүзлеге онлайн:knowledge worker 2012 елның 30 апрель көнендә архивланган..
  5. Davenport, Thomas H. (2005) Thinking for a living, Boston: Harvard Business Press

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

en:Knowledge Worker