Салават Гыйләҗетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Гыйләҗетдинов latin yazuında])
(Гыйләҗетдинов Салават битеннән юнәлтелде)
Салават Гыйләҗетдинов
Туган телдә исем Салават Мөхәммәт улы Гыйләҗетдинов
Туган 1 гыйнвар 1959(1959-01-01) (65 яшь)
Борай районы Борай
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Башкортстан байрагы
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре рәссам, график

Салават ГыйләҗетдиновБашкортстанда яшәүче татар рәссамы.

Салават Мөхәммәт улы Гыйләҗетдинов Борай районының Борай авылында туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа дәүләт сәнгать институтының (2003-2015 — З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең) художество бүлегендә белем алган. 1991 елдан республика, төбәкара, Бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнашып, шактый тәҗрибә туплаган. Башкортстан Рәссамнары берлеге идарәсе әгъзасы.

1998 елдан — Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Россиянең Каллиграфлар берлеге әгъзасы, “Уфимский лубок” проекты авторларының берсе. Нигездә, ул графика өлкәсендә эшли (пастель, граттография, линогравюра, катнаш басма графика, китап графикасы һәм башкалар). Бүген Уфада яши һәм иҗат итә. 2нче балалар художество мәктәбендә укыта. Уфада, Казанда, Чаллыда, Ижауда шәхси күргәзмәләрен оештырды.

Салават Гыйләҗетдинов — күпчелек Башкортстан Республикасы муниципаль районнарның һәм шәһәрләрнең рәсми герб һәм байрак сурәтләре авторы.

Гаиләсе бар. Кызы да рәссам булып китә — Санкт-Петербургда А. Штиглиц исемендәге художество-сәнәгать академиясендә укый. Мозаикалар, витражлар эшләргә өйрәнә. Улы — көрәш буенча спорт мастеры, хатыны — хореограф.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]