Гыйләҗ Ганиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйләҗ Ганиев latin yazuında])

Гыйләҗ Ганиев
Туган 16 ноябрь 1906(1906-11-16)[1]
Казарма, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 18 ноябрь 1967(1967-11-18)[1] (61 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d][1]

Гыйләҗ Ганиев (Гыйләҗетдин Камалетдин улы Ганиев, 16 ноябрь 1906(1906-11-16)[1], Казарма, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе18 ноябрь 1967(1967-11-18)[1] (61 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — фирка-дәүләт эшлеклесе.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1927-1928 — Үгез авыл шурасы (БАССР, Уфа кантуны, Шәрип вулысы) сәркәтибе.
  • 1928-1929 — Үгез авыл шурасы рәисе.
  • 1929-1939 — БАССРның Кушнаренко, Дүртөйле, Кырмыскалы, Мишкә, Миякә районнарында фирка эшендә.
  • 1939-1940 — Казакъстан коммунистлар (большевиклар) фиркасе үзәк комитетының кадрлар бүлеге мөдире.
  • 1940-1942 — КазССР бөртекле ашлык һәм терлекчелек совет хуҗалыклары халык комиссары урынбасары.
  • 1942-1944 — ВКП(б) ҮК каршындагы фирка контроле комитетының КазССР буенча вәкаләтлесе урынбасары.
  • 1944-1947 — ВКП(б) ҮК каршындагы фирка контроле комитетының ТАССР буенча вәкаләтлесе урынбасары.
  • 1947-1948 — ВКП(б) ТӨКның кадрлар бүлеге мөдире урынбасары.
  • 1947-1959 — ТАССР Югары Шурасы депутаты.
  • 1948-1952, 1953-1957 — ТАССР авыл хуҗалыгы министры. ТАССР авыл хуҗалыгы министры булып эшләгәндә, Татарстанда авыл хуҗалыгының матди-техник базасы ныгытылган, МЭТ исәбе 11%ка, дуңгызлар исәбе 161%ка, сарыклар исәбе 64%ка арткан; ит җитештерү 52%ка, сөт җитештерү 35%ка арткан.
  • 1952-1953 — ВКП(б)ның Казан өлкә комитетының 1 нче сәркәтибе.
  • 1957-1959 — ТАССР җиңел сәнәгать министры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Татар энциклопедиясе — 2002.