Гыйниятулла Гобәйдуллин
Күренеш
Гыйниятулла Гобәйдуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Гыйниятулла Гобәйдулла улы |
Туган | 15 июнь 1914 яки 15 (28) июнь 1914[1] Tuqay, Урмай (Комсомол районы), Комсомол районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР |
Үлгән | 14 май 1981[1] (66 яшь) Түбән Новгород, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Иске автозавод зираты[d] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Хәрби дәрәҗә | өлкән лейтенант |
Чуашстан Республикасының Тукай авылында туган.
Балахна электр станциясендә һәм Горький автомобильләр заводында эшләгән. Ерак көнчыгышта хәрби хезмәттә була.
1941 елда үзе теләп сугышка киткән. 1942 елның февралендә өлкән сержант Гобәйдуллин җитәкләгән 6 разведчик тозакка эләгә. Бәрелешнең беренче минутларында ук иптәшләре һәлак була, берүзе сугышып, фашистлар взводын җиңә. Үзе дә яралана, бер ел дәвалана. Хәрби училищеда тизләтелгән курслар узып, Ленинград фронтында сугыша. Берлинны штурмлауда катнаша.
Советлар Союзы Герое (1942)[2].
Сугыштан соң ГАЗда эшли, заводның профсоюз комитеты рәисе була.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
- ↑ 1,0 1,1 Чувашская энциклопедия — Чувашское книжное издательство, 2006. — 2567 бит — ISBN 978-5-7670-1471-2
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза сержанту Габайдулину Г. Г.» от 24 марта 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 12 апреля (№ 11 (171)). — С. 1.