Гыйракта ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйракта ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Багдад шәһәрендә урнашкан Кадимия мәчете(ингл.)

Гыйракта ислам (гарәп. الإسلام في العراق‎) — Гыйрак территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Гыйрак халкының (40 млн 222 мең кеше) 95,70 % ы (38 млн 465 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,90 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Гыйракның дәүләт дине.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәрбәла шәһәрендә имам Хөсәен мәчете
Нәҗәф шәһәрендә Имам Гали мәчете

Гыйрактагы Ислам тарихы 1400 еллык вакытны эченә ала. Гыйракта Ислам дине барлыкка килү Мөхәммәд пәйгамбәр (632 елда вафат булган) яшәгән чорга туры килә. Гыйрак мөселманнары Исламның ике агымына карый: шигыйлар (күбесенчә Көньяк һәм Көнчыгыш Гыйракта) һәм сөнниләр (күбесе Төньяк һәм Көнбатыш Гыйракта).

Изге урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйракның берничә шәһәре шигыйлар өчен дә, сөнниләр өчен дә әһәмиятле шәһәрләр булып тора. Габбәсиләр хәлифәлеге(ингл.) башкаласы (762–796, 809–836, 892–1258 елларда) булган Багдад күп гасырлар дәвамында Ислам мәгарифе һәм фән үзәге саналган. Багдадның Кадимия районында XVI гасырда төзелгән Кадимия мәчетендә(ингл.) (Алтын мәчет) шигыйларның җиденче имамы Муса әл-Кадим һәм тугызынчы имамы Мөхәммәд Тәкый каберләре урнашкан.

Шигыйлар Кәрбәла шәһәрен Мәккә, Мәдинә, Иерусалим һәм Ән-Нәҗәфтән соң иң изге шәһәрләрнең берсе итеп саный, чөнки биредә 680 елда Кәрбәлә сугышы(ингл.) вакытында Язид ибн Мөавия гаскәриләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы, дүртенче хәлиф имам Гали ибне Әбү Талиб улы имам Хөсәен ибн Галинең башын кискән, аның җитмеш ике тарафдарын үтергән[2].

Нәҗәф шәһәре шигыйларның беренче имамы Гали ибне Әбү Талиб җирләнгән урын буларак билгеле. Хәзерге вакытта бу шәһәр бөтен шигый ислам дөньясыннан зур хаҗ кылу үзәге булып тора, һәм бары тик Мәккә һәм Мәдинә генә мөселман хаҗиларын күбрәк кабул итә дип санала.

Нәҗәф һәм Кәрбәлә шәһәрләре традицион рәвештә Багдадтагы баасист хакимнәренә каршы тора. Алар Ислам дине галимнәре өчен әйдәп баручы үзәкләр булып торалар.

Шигыйләр Гашура көнне Кәрбәләдәге вакыйгаларга, өченче имам Хөсәен һәм аның тарафдарлары үлеменә багышланган матәм үткәрәләр. Бу йола мөхәррәмнең 1 нән 10 на кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә мөнәҗәтләр, догалар укыла. Шулай ук Шахсәй-вахсәй үткәрелә. Миллионлаган мөселман-шигыйлар Кәрбәләдәге Хөсәен мәчете тирәсендә җыела. Сөнниләр бу көнне ураза тотарга тырыша, чөнки бу көндә ураза тоту бик саваплы булып санала.

Хак хәлифәлекнең(ингл.) башкаласы (656–661) булган Күфә шәһәрендә бөтен дөнья буенча күп санда мөселман-сөнниләр өчен мәзһәбкә нигез салган танылган галим Әбү Хәнифә (699—767) яшәгән.

Самәрра шәһәрендә шигыйларның унынчы имамы Гали әл-Һади(ингл.) һәм унберенче имамы Хәсән әл-Әскәри(ингл.), уникенче (соңгы) имамы Мөхәммәд Мәһди(ингл.) җирләнгән. Шәһәр — мөселманнар өчен мөһим хаҗ үзәге, шигыйлар һәм сөнниләр өчен иң хөрмәтле урыннарның берсе.

Басра шәһәре янында 656 елның 7 ноябрендә мөселманнар арасында Дөя сугышы(ингл.) исемен алган бәрелеш була, анда Гайшә бинте Әбү Бәкер дә катнаша[3].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйракның 75 % халкы —Гыйрак яки Месопотамия гарәпләре. Башка эре этник төркемнәргә көрдләр (17 %), төрекмәннәр (3 %), ассириялеләр (2 %) һәм фарсылар (2 %) керә. Илнең көньяк өлешендә 20 000 тирәсе сазлык гарәпләре, 2500 чечен яши. Көньяк Гыйрак IX гасырда коллардан барлыкка килгән, чыгышлары белән Төньяк Африкадан булган гыйраклылар җәмгыяте өчен туган йорт булып тора. 1940-елларда Гыйракта 150 000 яһүд яшәгән, алар барысы да диярлек илдән чыгып киткән.

Гыйракның рәсми теле — гарәп теле, халыкның 10—15 % ы көрд телендә сөйләшә (шулай ук рәсми рәвештә кулланыла).

Ислам ил халкының 95 % ы арасында таралган дин булып тора. Мөселман булмаган кешеләр (нигездә, Ассирия христианнары) халыкның 5 % ын тәшкил итә. Гыйракның христианнар җәмгыяте 2000 елга якын яши, һәм аларның күбесе Месопотамия ассириялеләреннән килеп чыккан. Мөселманнарның 65 % ы - шигыйлар, 35 % ы-сөнниләр. Гыйракта шигыйлар өчен изге булган ике урын — Нәҗәф һәм Кәрбәла бар.

Гыйракның чит илләрдә зур диаспорасы бар. 2003 елда АКШ һәм аның союздашларының Гыйракка керүеннән(ингл.) соң 2 млн гыйраклы, шул исәптән христианнарның яртысы илен ташлап киткән, Иорданиядә, Сүриядә, АКШта (59 мең кеше «качак» статусы алган) сыену урыны тапкан. Гыйракның үзендә 160 мең Сүрия качагы яши [4].

Гыйрак шигыйларының сәяси фиркасе — Ислам дәгъвәт фиркасе 1958 елда төзелгән. 2006 елда ил хөкүмәтен төзегән.

Гыйрак сөнниләренең сәяси фиркасе — Гыйрак ислам фиркасе(ингл.) 1960 елда төзелгән, 1961—2003 елларда тыелган булган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Karbala and Najaf: Shia holy cities. bbc.co.uk, 20.04.2003(ингл.)
  3. Личночти Ислама. 2020 елның 30 сентябрь көнендә архивланган. islamnaneve.com(рус.)
  4. Iraq Religion, Economy and Politics(ингл.)