Гыйҗек


Гыйҗек (фар. غيژک, таҗ. ғижжак, ғиҷҷак; кырг. кыяк, төрекм. gyjak; үзб. g`ijjak, ғижжак) – Урта Азия (тажик, төркмән, үзбәк, уйгыр, кыргыз) халыкларының кыллы сызгычлы музыка коралы, фарсы кәманчәсенең якын туганы. Коралның корпусы шар формасында (кабак, эре чикләвек, агач яки башка материаллардан), тире белән капланган. Гыйҗекнең кыллар саны даими түгел, ешрак өч. Өч кыллы гыйҗекнең төзелеше кварталы, гадәттә — es1, as1, des2 (беренче октавадагы ми-бемоль, ля-бемоль, икенче октавадагы ре-бемоль). Коралның диапазоны якынча бер ярым октаваны үз эченә ала.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Уен барышында гыйҗекне вертикаль рәвештә тоталар һәм суган калыбындагы сызгыч белән уйныйлар. Хәзерге гыйҗекләр дүрт кылы итеп ясала.
- 2004 елда Таҗикстан почтасы Казпоста белән берлектә "Гыйҗек" (таҗик) һәм "Адырна" (казакъ) төшкән маркалар бастырып чыгарды.
Гыйҗекне XI гасырда урта гасыр фарсы галиме, фәлсәфәче һәм табиб Абугалисина уйлап тапкан.
Корал тавышы ачык һәм бераз тыңкыш. Гыйҗек төрле жанрдагы вокал-инструменталь әсәрләрдә киң кулланыла, көйне [1] гетерофония ысулы буенча кабатлый.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ ГИДЖА́К / Е. М. Фраёнова // Гермафродит — Григорьев. — М., 2007. — С. 65. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 7). — ISBN 978-5-85270-337-8.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Гиджак // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.