Гүзәлия Сафина
Гүзәлия Сафина | |
---|---|
Туган | 20 август 1955 (69 яшь) Кызыл Чишмә, Батыр районы,Чуаш АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Казан дәүләт финанс-икътисад институты |
Гүзәлия Мөхәррәм кызы Сафина (1955 елның 20 августы, Кызыл Чишмә авылы, Батыр районы, Чуаш АССР, ССРБ) — «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гүзәлия Сафина 1955 елның 20 августында Чуаш АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туа[1]. 1977 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, юллама буенча Әлмәттә «Радиоприбор» заводына хисапчы булып эшкә урнаша. Соңрак икътисадчы һәм өлкән икътисадчы була.
1980 елдан Бөтенсоюз насос машина төзелеше фәнни-тикшеренү институтының план-икътисад бүлеге инженеры булып эшли, 1986 елдан Казан сәнгать эшләнмәләре фабрикасының баш бухгалтеры була. 1989 елда ТАтарстан АССР Дәүләт агросәнәгать комитетының республика мәгълүмат-исәпләү үзәгенә эшкә күчә. Башта икътисадчы, аннары әйдәп баручы хисапчы була. 1991 елда «Казан» тышкы сәүдә фәнни-җитештерү берләшмәсендә баш хисапчы вазыйфасын били. 1995 елдан бирле – «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.
Аңа «ТАИФ» АҖнең 4,5% күләмендәге акцияләре карый[2]. Шулай ук Казанның «Аверс» банкы акционеры (акцияләрнең 4,81%).
Ел саен Forbes журналы мәгълүматлары буенча, Россиянең иң бай хатын-кызлары рейтингына керә. 2020 елда Россиянең иң бай 25 хатын-кызлар арасында 15 урында урнаша, шул ук вакытта аның байлыгы 300 млн долларга бәяләнә[3][4].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2002 — Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы;
- 2015 — Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы;
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2015 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — һөнәри эшчәнлегендәге югары казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен;
- 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены[5];
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Руководство 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. ОАО "ТАИФ"
- ↑ Гузелия Сафина / Forbes
- ↑ 25 богатейших женщин России — 2020
- ↑ Forbes: ТАИФтан Гүзәлия Сафина Русиянең иң бай 25 хатын-кызы исемлегендә
- ↑ Золотой фонд республики: в Казани прошло вручение госнаград, archived from the original on 2021-04-13, retrieved 2021-04-13
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 20 август көнне туганнар
- 1955 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Батыр районында туганнар
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның атказанган икътисадчылары
- Русиянең атказанган икътисадчылары