Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 2 гыйнвар 1952[1] (74 яшь) |
| Туу урыны | Казан, РСФСР, СССР |
| Ата | Фуат Вәлиев[2] |
| Һөнәр төре | сәнгать белгече |
| Эш урыны | Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
| Әлма-матер | Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты |
| Гыйльми дәрәҗә | профессор |
| Академик дәрәҗә | сәнгать фәннәре докторы[d] |
| Бүләкләр | |
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова (2 гыйнвар 1952[1] (74 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — сәнгать белгече, сәнгать белеме докторы (1998), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2007). 1976-2001 елларда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 2001 елдан ТР ФАнең Тарих институтында, баш фәнни хезмәткәр (2004). Татарстанның гамәли бизәлеш, монументаль-гамәли бизәлеш сәнгатенә, борынгы сәнгать тарихы һәм теориясе, хәзерге рәссамнар иҗатына караган хезмәтләр авторы.[3]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1974 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетын тәмамлый (хәзер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты). Г. Ибраһимов исемендәге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы (СССР КФАН) Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында укуын дәвам итә . 1984-1985 елларда Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге СССР ФА Этнография институтында фәнни стажировка уза (җитәкчесе — С. И. Вайнштейн).
«Совет Татариясенең монументаль-декоратив сәнгате һәм аның халык традицияләре» (1980, сәнгать белеме кандидаты) темасына кандидатлык диссертациясен, шулай ук «Татарстанның декоратив сәнгате, милли гореф-гадәтләрнең чыганаклары, хәзерге заман үсеше тарихы» темасына докторлык диссертациясен яклый[5] (1998, сәнгать белеме докторы).
1985-2001 елларда — СССР КФАНның Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 2001-2004 елларда - әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
2001-2004 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
2004-2014 елларда - Ш. Мәрҗани исемендәге ТР ФА Тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм ислам белеме бүлегенең баш фәнни хезмәткәре. 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр - шул ук институтның диннәр тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлеге баш фәнни хезмәткәре.
2010-2014 елларда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы профессоры булып эшли.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1 2 Library of Congress Authorities — Library of Congress.
- ↑ http://www.info-islam.ru/publ/mnenija/intervju/guzel_valeeva_sulejmanova_quot_v_sovetskie_gody_nelzja_bylo_govorit_o_musulmanskom_iskusstve_quot/4-1-0-11379
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В
- ↑ Валеева-Сулейманова Гузель Фуадовна
- ↑ Автореферат диссертации доктора искусствоведения
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998—703 с.