Гүзәл Галиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Галиева latin yazuında])
Гүзәл Галиева
Туган 1 март 1955(1955-03-01) (69 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, журналист

Галиева Гүзәл Габдуллаҗан кызы (1 март 1955 ел) — башкорт шагыйре, журналист һәм тәрҗемәче, 1987 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Габдуллаҗан кызы Галиева 1955 елның 1 мартында Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан Республикасы) Учалы районы Имангол авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1972 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда эшли башлый, аннары Учалы кала дәваханасында санитарка, «Коммунар» колхозы идарәсендә секретарь-машинистка булып эшли. 1972 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының (бүген Башкорт дәүләт аграр университеты) икътисад факультетына укырга керә. Ләкин әдәбиятка булган мәхәббәт аны Башкорт дәүләт университетының филология факультетына алып килә, һәм ул 1979 елда башкорт-рус бүлеген уңышлы тәмамлый. Моннан соң ике еллап туган Учалы районының «Серп и молот» («Урак һәм чүкеч»), аннан бер ел Кушнаренко районының «Авангард» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1983-1985 елларда Башкорт АССР Мәдәният министрлыгында театрлар бүлеге инспекторы вазифасын башкара. Бу хезмәте белән бәйле Театр сәнгате дәүләт институтын (ГИТИС — Государственный институт театрального искусства) читтән торып тәмамлый. 1985-1989 елларда БАССРның Телевидение һәм радио тапшырулары комитетында мөхәррир булып эшләп алгач, 1992 елга кадәр «Яшь тамашачы» театрының (бүген Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) әдәби-драма бүлеген җитәкли. 1993-1995 елларда Башкортстан Республикасының Юстиция министрлыгы, аннары 2010 елга кадәр — Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай хезмәткәре, 2012 елдан Башкортстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты була.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Галиеваның әдәби иҗат юлы мәктәп елларыннан башлана: урта мәктәптә укыганда аның тәүге шигырьләре республика балалар газетасы Башкортстан пионерында басыла. Башкорт дәүләт университетында ул ныклап әдәбият мохитенә кереп китә. Филология факультетында махсус белем алу белән беррәттән, биредә нәкъ шушы чорда бигрәк тә актив эшләгән «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгенә йөри. Бар яктан үзен тик яхшы яктан гына күрсәткән яшь язучы түгәрәк җитәкчесе итеп сайлана — бу аның әсәрләренә куелган таләпләрне бермә-бер арттыра. Студент елларында да Гүзәлнең шигырьләре республика газета-журналларында басылып тора, яшь һәм башлап язучылар әсәрләре тупланган «Яшь көчләр» җыентыкларында дөнья күрә. БДУны тәмамлаганнан соң, район газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшләү дә әдипкә иҗади тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

1982 елда шагыйрьнең «Зур бияләй» исемле тәүге китабы нәшер ителсә, аннары «Көмеш болытлар» җыентыгы һәм балалар өчен туган табигатьне ачык бизәкләр белән сурәтләгән, аның искиткеч матурлыгына дан җырлаган «Мин яшим Уралда», «Ирәмәл итәгендә» дигән шигъри китаплары дөнья күрә. 1984 елда Гүзәл Галиева яшь язучыларның VIII Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша.

Язучы иҗаты башкорт поэзиясендә үзенчәлекле урын алып тора. Шагыйрь төпле һәм хәтердә калырлык образлар аша мәхәббәт һәм дуслык, кешеләр арасындагы башка изге мөнәсәбәтләргә мәдхия җырлый. Халкының данлы үткәне, бүгенге күп яклы тормышы белән чиксез горурлана, яшәешне фәлсәфи уйланулар аша үз күңеленнән үткәрә. Шуңа да Гүзәл Галиеваның тирән мәгънәгә бай шигырьләре композиторлар игътибарын үзенә җәлеп итә дә инде. Нур Даутов, Салават Низаметдинов, Роза Сәхәветдинова һәм Рим Хәсәнов кебек билгеле иҗатчылар аның дистәләгән әсәренә җыр язган, алар күп җырчыларның репертуарында ныклы урын алган, радио һәм телевизордан даими яңгырап тора.

Шигърияттән тыш Гүзәл Галиева үзен тәрҗемә өлкәсендә уңышлы сынап карый. Ул Г.М.Мусреповның «Кузы-Күрпәч белән Баян-сылу», А.Камюның «Ялгышу», Ф. Кроммелинкның «Мөгезле шәп ир», Мольерның «Ярты акыллы Журден», У. Шекспирның «Уникенче төн» пьесаларын башкорт теленә тәрҗемә итә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зур бияләй: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1982. — бит.
  • Көмеш болытлар: Шигырьләр.— Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1983. — бит.
  • Мин яши Уралда: Балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты. 1983. — бит.
  • Ирәмәл итәгендә: Балалар өчен шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1986. — бит.
  • Ут сүрелми учагымда: Шигырьләр.. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1991. — бит.
  • Ирәмәлдә — алтын тамыр: Шигырьләр. — Уфа: Китап, 2004. — бит.

Вакытлы матбугатта басма әсәрләре һәм мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г. Б. Совет Башҡортостаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортостан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит.
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)
  • Хәбиров Ә. Х. «Өлгерде микән сүзләрем..» // Җанлы чишмәләр: Иҗади портретлар. — Уфа: Китап, 1996. — бит.
  • Хөсәенов Г. Б. «Мин артыгын күктән сорамыйм...» // Уфа, Ватандаш. 2005, № 12.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Галиева Гүзәл Габдуллаҗан кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башҡорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 25 февраль 2021)