Гүзәл Гафарова (1992)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Гафарова (1992) latin yazuında])
Гүзәл Гафарова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Галиуллина Гүзәл Әнвәр кызы

Туу датасы:

20 август 1992(1992-08-20) (31 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Буа шәһәре

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2013 — х. в.

Гүзәл Гафарова, Гүзәл Әнвәр кызы Галиуллина (1992 елның 20 августы, Россия Федерациясе, Татарстан, Буа шәһәре) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан).[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Гафарова сәхнә түрендә
Гүзәл Гафарова ире белән

1992 елның 20 августында Татарстанның Буа шәһәрендә туа. Әтисе - Әнвәр исемле. 2010 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Шул ук вакытта читтән торып Казан милли тикшеренү технология университетында дәүләт хезмәткәренә укый. 2014 елда институтны тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый.[2][1]

2018 елның 21 августында "Таяну ноктасы" тапшыруында кунак була.[2]

Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсында укыганда, 2013 елда ук башлап җибәрә. Тамашачыга күбрәк Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм"дәге Чулпан, Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр"дәге Алинә һәм Хәй Вахитның "Кияүләр"дәге Банат рольләре буенча таныш.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Ильяс Гафаров, продюссер, музыкант. 2019 елның 19 июлендә аларның никахлары узып китә. Шул ук елның 1 августында туй уйныйлар. 2021 елның 18 августында яшьләрнең кызлары туа.[2][3]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын сайты
  • INTERTAT
  • Instagram социаль челтәре
  • "Сәхнә" журналы: сентябрь 2016

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]