Гүзәл Сөләйманова (1979)
Гүзәл Сөләйманова | |
---|---|
Туган телдә исем | Гүзәл Наил кызы Сөләйманова |
Туган | 10 июнь 1979 (44 яшь) Уфа |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты |
Һөнәре | балет артисты, педагог |
Бүләк һәм премияләре | (2008) |
Гүзәл Сөләйманова (Гүзәл Наил кызы Сөләйманова, баш. Сөләймәнова Гүзәл Наил ҡыҙы) — балет биючесе, педагог, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008), БР халык (2003), РФ атказанган (2007) артисты.
2023 елның сентябреннән ― БР Мәдәният министрлыгында һөнәри сәнгать бүлеге башлыгы [1].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1979 елның 10 июнендә Уфа шәһәрендә туган. Башлангыч сыйныфларда 20нче башкорт гимназиясендә укый. Кече яшьтән «Ләйсән» балет студиясендә шөгыльләнә башлый. Уфада хореография укуханәсен (1997), Казанда мәдәният һәм сәнгать академиясен (2003) тәмамлый. 1994 елдан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында эшли, 1997 елдан әйдәүче солист. Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә күп мәртәбәләр катнаша. Каһирә шәһәрендә Cairo opera house театрында «Дон-Кихот» һәм «Щелкунчик» премьераларында (2005), ЮНЕСКО штаб-фатирында сәнгать осталары гала-концертында бии (2008).[2]
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лиза (П. Гертель. «Артык саклану»), Сильфида (Х. Левенсхольд. «Сильфида»), Жизель (А. Адан. «Жизель»), Анель, Франциска (И. Штраус. «Зәңгәр Дунай»), Китри (Л. Минкус. «Дон-Кихот»), Никия, Гамзатти (Л. Минкус. «Баядерка»), Вакх кызы (Ш. Һуно. «Вальпургия төне»), Одетта-Одиллия (П. Чайковский. «Аккош күле»), Аврора (П. Чайковский. «Йокыга талган гүзәл»), Мари (П. Чайковский. «Щелкунчик»), Мария (Б. Асафьев. «Бакчасарай фонтаны»), Джульетта (С. Прокофьев. «Ромео һәм Джульетта»), Көлбикә (С. Прокофьев. «Көлбикә»), Кармен (Бизе-Щедрин. «Кармен-сюита»), Гайшә (К. Караев. «Җиде гүзәл»), Зәйтүнгөл, Кечкенә торналар (Л. Степанов, З. Исмәгыйлев. «Торна җыры» ), Гөлҗан (Л. Исмәгыйлева. «Хуҗа Насретдин»), Йолдыз, Иркә (Л. Исмәгыйлева. «Аркайым») һ.б.[3]
Гастрольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уфа опера-балет театры составында АКШ, Италия, Һолландия, Мисыр, Португалия, Таиланд, Бразилиядә гастрольләрдә булды.
Партнерлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
К. Пакетт (Grand Opera), Р. Рыкин (Бостон балет компаниясе), П. Москвито (Балет труппасы, Дрезден), Д. Тамазлакару (Берлин, Staatsballet), А. Евдокимов, К. Иванов, М. Ивата (Мәскәү, Зур театр).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- БР атказанган артисты (1998)
- Ш. Бабич премиясе (2000)
- БР халык артисты (2003)
- Россиянең атказанган артисты (2007)
- Салават Юлаев премиясе (2008)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Лейла Аралбаева. Балерина Гузель Сулейманова приступает к работе в министерстве культуры Башкортостана. ИА «Башинформ», 26.09.2023
- ↑ Башкортстан (белешмәлек)
- ↑ Уфа опера-балет театры сайтында, archived from the original on 2016-08-27, retrieved 2014-12-19
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- БР мәдәни тормышы 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Уфа опера-балет театры сайты 2016 елның 27 август көнендә архивланган.
- 10 июнь көнне туганнар
- 1979 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Уфада туганнар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Башкортстанның атказанган артистлары
- Башкортстанның халык артистлары
- Россиянең атказанган артистлары
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары