Гүзәл Улумбәкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Улумбәкова latin yazuında])
Гүзәл Улумбәкова
Туган 2 август 1962(1962-08-02) (61 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Гүзәл Эрнст Кызы Улумбәкова (1962 елның 2 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия галиме, медицина фәннәре докторы. Монографияләр, фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр авторы, медицина югары уку йортлары өчен дәреслекләр автордашы.

ГЭОТАР-Медиа медицина нәшриятына нигез салучы. Сәламәтлек саклау белән идарә итү югары мәктәбе ректоры. Милли медицина палатасының өзлексез белем бирү комиссиясе җитәкчесе. «Медицина белеме һәм һөнәри үсеш» һәм «Оргздрав. ВШОУЗ хәбәрчесе. Яңалык. Фикер. Укыту» журналларының баш мөхәррире.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Улумбәкова 1962 елның 2 августында Татарстан АССРның Казан шәһәрендә туа. Әтисе Эрнст Галим улы Улумбәков (1936—2016 еллар) — профессор, Казан дәүләт медицина университетының гистология кафедрасын җитәкли, әнисе Ләлә Әнвәр кызы Улумбәкова (1937 елда туган) — шәһәр хастаханәсендә патологоанатомия бүлеген җитәкли[1]. 1969 елдан 1979 елга кадәр Казан шәһәренең 18 нче гомуми белем бирү мәктәбендә укый, аны алтын медаль белән тәмамлый[2].

1979 елда С.В. Курашов исемендәге Казан медицина институтында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укый башлый һәм 1985 елда аны кызыл диплом белән тәмамлый. Университетта укыганда авыл участок хастаханәсендә табиб булып стажировка үткән[3]. 1985—1990 елларда Мәскәүдә СССР Медицина Фәннәре Академиясеның гомуми патология һәм патологик физиология фәнни-тикшеренү институтында клиник ординатураны һәм клиник аспирантураны уза[4].

1994 елда «ГЭОТАР-Медиа» медицина нәшриятына нигез сала һәм җитәкли башлый[5]. 1999 елдан 2000 елга кадәр — ИТАР-ТАСС коллегиясе әгъзасы, ИТАР-ТАСС нәшрият-полиграфия комплексы директоры. 2000 елдан 2006 елга кадәр — «ГЭОТАР-Медиа» нәшрият төркеме президенты[4][6].

2004 елда нигез сала һәм 2007 елга кадәр «Комплекслы медицина консалтингы» сәламәтлек саклауны оештыру мәсьәләләре буенча консалтинг компаниясен җитәкли[7]. Компания Россия сәламәтлек саклау министрлыгы, ММИФ, «Россия тимер юллары» ААҖ һәм башка ведомстволар өчен сәламәтлек саклауны модернизацияләү мәсьәләләре буенча эшләрне башкара.

2007 елдан 2009 елга кадәр — Самар өлкәсе Губернаторы Владимир Артяков киңәшчесе, Самара өлкәсенең сәламәтлек саклау үсеше стратегиясен эшләү өчен җавап биргән[8].

2013 елда Улумбәковага медицина фәннәре кандидаты, ә 2014 елда медицина фәннәре докторы исеме бирелә. Докторлык диссертациясенең темасы — «Урта сроклы чорга РФ сәламәтлек саклау үсешенең юнәлешләрен фәнни нигезләү» (2014). Фәнни җитәкче — профессор, академик Владимир Иванович Стародубов[9][10].

2015 елда сәламәтлек саклау белән идарә итү һәм оештыру Югары мәктәбен — сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру өлкәсендә фәнни-методик һәм белем бирү эксперт үзәген нигезли[5]. Улумбәкова җитәкчелегендә югары уку йорты «Оргздрав. Вестник ВШОУЗ» журналын чыгара[11].

2016 елдан 2018 елга кадәр Бостонда Гарвард иҗтимагый сәламәтлек саклау мәктәбендә укулар уза. Анда магистр өлкәсендә оештыру һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү дәрәҗәсен ала[11].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Оргздрав. Медицина оешмасы белән Нәтиҗәле идарә итү» конгрессында чыгыш

2003 елдан башлап РФ Иҗтимагый һәм Сәүдә-сәнәгать палаталарында, сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы комитетында, Россия икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Стратегик эшләнмәләр үзәгендә һәм Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы советында сәламәтлек саклауны оештыру мәсьәләләре буенча эксперт эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

2008 елда Россия сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова боерыгы белән «2020 елга кадәр Россия халкының» сәламәтлек саклау үсеше концепциясен эшләү буенча комиссиянең җаваплы секретаре итеп билгеләнә[11]. 2009 елдан башлап медицина ярдәме һәм медицина белеме сыйфаты буенча медицина җәмгыятьләре Ассоциациясе Идарәсе рәисе булып тора.

2016—2018 елларда Петербург халыкара икътисадый форумын оештыручылар кушуы буенча Улумбәкова сәламәтлек саклау буенча 12 тематик сессиянең соорганизаторы һәм спикеры була[12][13][14].

2018 елда Россия Фәннәр академиясе җитәкчелегенә 2024 елга 78 яшьлек гомер озынлыгына ирешү буенча проект идарәсе системасын тәкъдим итә[15]. РФА белән берлектә федераль проектларны (фәнни-клиник һәм оештыру-клиник) эшләүдә катнаша, аларның кайберләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектлар нигезенә ята[16].

2019 елда Россия Федерациясе дару сәясәтен фәнни нигезләү һәм алып бару буенча РФА ведомствоара советының гыйльми секретаре[17].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Булат Искәндәр улы Нигматулин — профессор, техник фәннәр докторы, Энергетика проблемалары институты генераль директоры.

Кызы — Җәмилә Нигъмәтуллина — Лондон Югары икътисад мәктәбендә аспирант һәм икътисад укытучысы[2][18].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (1996 елның июле, Мәскәү) — «Россия демократиясен торгызуга зур өлеш кертүе, бөтенхалык сайлауларын әзерләүдә һәм үткәрүдә иҗади һәм инициативалы катнашуы өчен»
  • Владимир Путинның Рәхмәт хаты (2018 елның 7 мае, Мәскәү) — «Россия Федерациясе Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү эшендә актив катнашканы өчен»

Китаплар һәм басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Улумбекова, Г. Э. Здравоохранение России. Что надо делать: научное обоснование «Стратегии развития здравоохранения РФ до 2020 года». — Москва: ГЭОТАР-Медиа, 2010. — 594 с. — 2500 экз. — ISBN 978-5-9704-1435-4.
  • Улумбекова, Г. Э. Здравоохранение России. Что надо делать. — Москва: ГЭОТАР-Медиа, 2015. — 704 с. — ISBN 978-5-9704-3405-5.
  • Лисицын, Ю. П., Улумбекова, Г. Э. Общественное здоровье и здравоохранение. — Москва: ГЭОТАР-Медиа, 2013. — 544 с. — ISBN 978-5-9704-2654-8.
  • Международные стандарты аккредитации медицинских организаций / пер. с англ. под ред. Абрамова, А.Ю., Улумбекова, Г. Э.. — Москва: ГЭОТАР-Медиа, 2013. — 224 с. — ISBN 978-5-9704-1779-9.
  • Улумбекова, Г. Э. Здравоохранение России. Что надо делать. Состояние и предложения. 2019-2024 гг. — Москва: ГЭОТАР-Медиа, 2019. — 416 с. — ISBN 978-5-9704-5417-6.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А.А. Агафонов (11 января 2017 года). Эрнст Улумбеков: жизнь на разрыве аорты. Газета "Звезда Поволжья". 2018-11-20 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Наталья Лайдинен. Гузель Улумбекова: Время стараюсь использовать эффективно. Национальная медицинская палата. 2018-11-20 тикшерелгән.
  3. Биография Гузель Улумбековой. Ведомости. 2018-11-20 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Биография Гузель Улумбековой. Медвестник. 2018-11-20 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Биография Гузель Улумбековой. Общероссийский народный фронт. әлеге чыганактан 2018-04-22 архивланды. 2018-11-20 тикшерелгән.
  6. Олег Фролов (09.07.2016). Доходное место. Можно ли верить медицинским экспертам?. Комсомольская правда. 2018-11-20 тикшерелгән.
  7. Биография Гузель Улумбековой. Лига выпускников Казанского государственного медицинского университета. 2018-11-20 тикшерелгән.
  8. Виктория ГЛУМОВА (27 сентября 2007). Тайный советник. Пресс-Волга. 2018-11-20 тикшерелгән.
  9. Автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата медицинских наук. 2018-11-20 тикшерелгән.
  10. Заключение диссертационного совета. 2018-11-20 тикшерелгән.
  11. 11,0 11,1 11,2 Биография Гузель Улумбековой. әлеге чыганактан 2018-10-10 архивланды. 2018-11-20 тикшерелгән.
  12. В рамках ПМЭФ пройдёт панельная сессия, посвящённая росту продолжительности жизни россиян. Russia Today (15 мая 2018). 2018-11-20 тикшерелгән.
  13. Условия увеличения продолжительности жизни россиян обсудят на ПМЭФ-2018. Forbes (15.05.2018). 2018-11-20 тикшерелгән.
  14. Панельная сессия "Здравоохранение в России. Как построить эффективную систему?". ТАСС. әлеге чыганактан 2018-05-26 архивланды. 2018-11-20 тикшерелгән.
  15. Улумбекова Гузель Эрнстовна (2018. №2 (12)). Предложения по программно-целевому управлению для достижения в РФ ожидаемой продолжительности жизни 78 лет к 2024 г.. ОРГЗДРАВ: Новости. Мнения. Обучение. Вестник ВШОУЗ. 2018-11-20 тикшерелгән.
  16. Татьяна Ломская (29 мая 2018). Эксперты оценили стоимость роста продолжительности жизни россиян. Ведомости. 2018-11-20 тикшерелгән.
  17. Межведомственный совет РАН по научному обоснованию и сопровождению лекарственной политики Российской Федерации. ras.ru (04.04.2019). 2020-02-26 тикшерелгән.
  18. Dzhamilya (Jamila) Nigmatulina PhD candidate in Economic Geography Department of Geography and Environment