Гүзәл Фәйзуллина
Гүзәл Фәйзуллина | |
---|---|
Туган | 9 ноябрь 1960 (64 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | сәясәтче |
Фәйзуллина Гүзәл Әсхәт кызы (9 ноябрь 1960 ел) — хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе. «Башгражданстрой» тресты генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары. 2019 елдан Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты. Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гүзәл Әсхәт кызы Фәйзуллина 1960 елның 9 ноябрендә Уфа шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белемне Башкорт дәүләт университетында, икенче югары белемне Мәскәү дәүләт социаль университетында ала.
Хезмәт эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хезмәт юлын Уфада 1978 елда башлый, 49 нчы мәктәптә лаборант, секретарь, тәрбияче булып эшли. 1982—1984 елларда шушы ук белем учагында комсомол оешмасы секретаре була. 1984—1991 елларда — ВЛКСМ-ның Октябрь райкомы секретаре[1], КПСС-ның Октябрь райкомы инструкторы. 1991—1993 елларда 37-се мәктәптә укыта. 1993-1995 елларда «Алекс» ИСБ-сының мәгълүмат бүлеге начальнигы, директор урынбасары, «Забота» ТОО-ның директоры булып эшли. 1995—2000 елларда — Октябрь районының халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы, аннары 2018 елга кадәр — Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары. 2019 елгы сайлауларга кадәр «Башгражданстрой» тресты җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең гомуми мәсьәләләр буенча генераль директоры урынбасары. 2019 елдан — Башкортстан Республикасының 6 нчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты. Урындагы үзидара, граждан җәмгыятен үстерү һәм киң мәгълүмат чаралары буенча комитет әгъзасы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсәй Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
- Башкортстан Республикасының Мактау кәгазе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Файзуллина Гузэль Асхатовна
- Файзуллина Гузэль Асхатовна 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган.
- Файзуллина Гузэль Асхатовна