Гүзәл Шакирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Шакирова latin yazuında])
Гүзәл Шакирова

Тугач бирелгән исеме: Гүзәл Әдһәм кызы Шакирова (Габдрахманова)
Псевдонимнар: Гүзәл Әдһәм
Туу датасы: 9 март 1957(1957-03-09) (67 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, доцент
Иҗат итү еллары: 2008—х. в.
Юнәлеш: драматургия, проза
Жанр: повесть, пьеса, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сине миңа язлар алып килде» (2008)

Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы (әдәби псевдонимы Гүзәл Әдһәм, 1957 елның 9 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Наласа) ― Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2013 елдан). КФУ Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шакирова (Габдрахманова) Гүзәл Әдһәм кызы 1957 елның 9 мартында Арча районы Наласа авылында укытучы гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк сәхнәгә тартылып, концерт-спектакльләрдә актив катнаша.Мәктәптә укыганда тәүге хикәяләре район газетасында даими басылып килә. 1976 елда Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач,КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Гүзәл Әдһәм кызы студент елларында фәнни эш белән шөгыльләнә, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба, университетның татар халык хорында җырлап, Алма-Ата, Вильнюс шәһәрләрендә гастрольдә дә була.

1981 елда университетны уңышлы тәмамлый. Аннары Актаныш районының Татар Суыксуы һәм Сәфәр мәктәпләрендә татар теле, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген экстерн рәвештә читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән халык театры режиссеры вазифасын да бик теләп башкара, үзе үк төп рольләрдә дә уйный. “Сүнгән йолдызлар”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Миркәй белән Айсылу” һ.б. әсәрләрне уңышлы сәхнәләштереп, Үзешчәннәрнең Бөтенроссия смотры лауреаты һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты медальләренә лаек була , Профсоюз өлкә камитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1990 елда гаиләсе Алабуга шәһәренә күченә, биредә гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Кечкенәдән булган хыялын да онытмый, Алабуга культура училищесының театр бүлеген, читтән торып экстерн рәвештә кызыл дипломга тәмамлый һәм укучыларның театр коллективы белән җитәкчелек итә. 1996 елда аны Алабуга дәүләт педагогия университетына эшкә чакыралар, ә 2000 елда аспирантураны тәмамлый. Татар драматургиясе буенча кандидатлык диссертациясе яклый, доцент буларак, студентларның фәнни хезмәтләре белән җитәкчелек итә, конференцияләрдә чыгышлар ясый, драматургия буенча диссертацияләргә оппонентлык итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Әдһәм әсәрләре “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Мәйдан”, “Сөембикә”, “Казан утлары” кебек гәзит-журналларда даими басылып килә. “Сине миңа язлар алып килде” мелодрамасы белән “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашып, әлеге пьеса шул исемдәге җыентыкта басылып та чыкты. Үзе язган “Асылмалы күпер” повесте буенча эшләнгән нәфис фильм өчен сценариясе Яңа гасыр каналы уздырган конкурста җиңеп, призлы урынга лаек булды. “Казан утлары” журналы үткәргән кыска бәяннәр конкурсында, “Меңнәрнең берсе” бәяне белән катнашып, 2015 елда Гүзәл Әдһәм кызыксындыру премиясе белән бүләкләнә. 2015 елда Гүзәл Әдһәмнең “Караш” хикәясе, төрек теленә тәрҗемә ителә, балалар өчен төзелгән җыентыкка кертелеп, Анкара шәһәрендә басылып та чыга. Балалар өчен хикәяләре, “Әбием ни исемле?” дигән китапка тупланып, Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Әлеге хикәяләр җыентыгы 2017 елда балалар тарафыннан иң күп укылган китап буларак, “Ел китабы – 2017” бәйгесендә 1нче урынга лаек була. Профессор Х.Миннеголов “Наласа авылы көе” җыентыгына язылган кереш сүздә мондый фикер әйткән иде: “Авторның тормышны, кешеләрнең психологиясен яхшы белүе сизелеп тора, ул сюжет-конфликтны шактый оста кора, үз геройларының рухи халәтен, уй-кичерешләрен үтемле, тәэсирле итеп сурәтли белә. Гүзәл Әдһәм әсәрләре тел-стильнең байлыгы, драматик ситуацияләрнең муллыгы белән дә аерылып тора”. Гүзәл Әдһәм – 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сине миңа язлар алып килде: Яңа татар пьесасы. – 2т. – Казан: Идел-Пресс, 2008. – 212-235.
  • Туфан Миңнуллин драматургиясе. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010. – 104 б. – 500 экз.
  • Мәктәптә Туфан Миңнуллин драматургиясен өйрәнү. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010. – 72 б. – 500 экз .
  • Наласа авылы көе : повестьлар һәм хикәяләр /- Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2011. – 248 б. – 500 экз
  • Асылмалы күпер : пьесалар / – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2012. – 108 б. – 500 экз
  • Наласа авылы көе : повестьлар һәм хикәяләр / – Казан: Татар. кит.нәшр., 2012. – 224 б. – 2000 экз.
  • Әбием ни исемле? : балалар өчен хикәяләр / – Казан: Татар. кит. нәшр.,2017. – 2500 экз.

Гыйльми исеме,дәрәҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алабуга педагогия университеты доценты
  • Филология фәннәре кандидаты

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]