Гүзәл Шакирова (актриса)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Шакирова (актриса) latin yazuında])
(Гүзәл Шакирова (1980) битеннән юнәлтелде)
Гүзәл Шакирова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Шакирова Гүзәл Илгиз кызы

Туу датасы:

4 ноябрь 1980(1980-11-04) (43 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2004 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Яшәгән урын

Чишмә[1]

Гүзәл Шакирова, Шакирова Гүзәл Илгиз кызы (1980 елның 4 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2008 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2015).[2] Татарстан Республикасы сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе дикторы.[3]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Шакирова
Гүзәл Шакирова

1980 елның 4 ноябрендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Гаиләсе сәнгать тормышына якын булган: әнисе Флүсә халык театрында спектакльләрдә уйнаса, дәү әтисе сыздырып гармунда уйнаган, дәү әнисе оста биюче булган. Әтисе Илгиз яисә гомер буе "КамАЗ" заводында хезмәт куя.

Гүзәл Чаллыда рус мәктәбендә укый, әмма ул 6 нчы сыйныфта укыганда кайбер сәбәпләр арпкасында гаиләсе белән Актаныш районының Чишмә авылына дәү әти-дәү әни янына күченеп кайталар. Ул өч чакрымдагы күрше авыл мәктәбендә җәяү йөреп укый башлый, сыйныфында өч кенә бала була. Нәкъ шунда шәһәр мәктәбендә укытылмаган туган татар телен тирәнтен үзләштерә. Мәктәптә рәсем ясарга ярату сәбәпле Гүзәлгә газета чыгаруны йөклиләр. Концерт алып барулар да, әнисе мөдир булып эшләгән клубта үтүче бәйрәмнәрне үткәрү дә аның өстенә ята. Югары сыйныфларны Актанышта 2нче санлы мәктәптә укый. Шулай ук төрле фестивальләрдә еш кына чыгыш ясый һәм инде мәктәпне тәмамлаганда «бары тик артист кына булам» дигән уй белән үз юлын дәвам итә.[4]

Мәктәпне бетерү белән, актерлар курсына укырга керергә ниятли, әмма ул курска студентлар җыймау сәбәпле, Актанышта кала, тегүче булып эшли, дубленкалар тегә.

1999 елда Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетының актерлык бүлеге Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев курсына укырга керә. Имтиханда Г.Исхакыйның «Зөләйха» спектаклендә Рузия апа Мотыйгуллина башкаруындагы Зөләйха роле белән хисләнеп, аның монологын сөйли һәм Марсель Сәлимҗановка һәм калган жюри әгъзәләренә бик каты тәэсир итә, аны укырга алалар. Институны 2004 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.[3]

Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл икенче курстан бирле сәхнәдә уйный, үзен күп образларда сынап карый. Беренче роле "Бит" спектаклендә Наилә герое. Институны бетерү белән Гүзәл Шакирова Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй!»ендә – Гөлзирәк, Т.Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү»ендә – Розалия, «Җанкисәккәем»дә – Рәсимә, Х.Вахитның «Талак, талак» спектаклендә Рәшидә һ.б. образлары белән тамашачыларга каты тәэсир итә. Хәтта үз холкына туры килмәгән спектакльләрдәге рольләрне тиешенчә итеп башкара, аларны якын итеп күрә.

«Безнең Гүзәл бик тырыш ул. Аңа «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Маһирә ролен биргәч, гармунда уйнарга өйрәнергә куштылар. Ул барыбер өйрәнде. Бөтен кеше кулыннан килми әле ул эш. Аннары ул үзенә тәнкыйть күзлегеннән карый. Башка артистлар сүзенә колак сала белә», — Татарстанның атказанган артисты Венера Шакирова.[4]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөлзирәк — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла);
  • Рәсимә — «Җанкисәккәем», Розалия – «Алты кызга бер кияү» (Т.Миңнуллин);
  • Наилә — «Бит» (З.Хәким);
  • Әсма — "41нең арбалы хатыннары" (Заки Зайнуллин);
  • Маһирә — "Яшь йөрәкләр" (Фәтхи Бурнаш);
  • Регина — "Томан" (Гүзәл Сәгыйтова);
  • Зөлфия — "GO! Баламишкин" (Флорид Бүләков);
  • Алсу — «Тимер борчак» (Р.Бохараев);
  • Рәшидә — «Талак, талак» (Х.Вахит);
  • Бибкәйнур — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт);
  • Аида — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һ.б.[5]

Театрдан тыш эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буш вакытында Гүзәл Татарстан Республикасы сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе дикторы булып эшли. Ул аның өчен савап булып та тора, аңа телне үстерү өчен дә ярдәм итә. Аннан тыш, "Шаян ТВ" каналында мультфимнар тавышландыра. Фитнесны ярата, әмма гаиләне ул барысыннан да өстен куя.[4][2]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире - Руслан Низамов - эллекедә Камал театры артист, музыкант, тавыш операторы. Аның белән белән мәдәният һәм сәнгать университетында бергә укый, 4 нче курска җиткәч дуслашып китәләр. «Талак, талак», «Мәхәббәт турында сөйләшик», «Бит» спектакльләрендә партнерлар булып та уйныйлар. 2008 елның 7 маенда яшьләрнең Мәдинә исемле кызлары дөньяга килә. Мәдинә дүрт айдан бирле театрда "үсә".  Сәхнә арты тормышын бик яхшы белә, әнисе белән гастрольгә дә йөри. Балачактан кайбер күмәк күренешләрдә кат­наш­а.

Хәзерге вакытта Гүзәл белән Руслан аерылышта, Мәдинә әнисе белән яши.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Сиңа кайтам" - Айгөл
  • "Яңа елда бергә булыйк!" сериалы
  • "Үксезләр"
  • "Җылы эзли җаннар"
  • Лилия Муллагалиеваның "Һаман яратам"

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Камал театры сайты
  2. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
  3. "Ирек мәйданы" журналы: Миңа урамда Айгөл дип дәшәләр - май 2021
  4. "Юлдаш" гәзите: Кеше акча колы булырга тиеш түгел - июнь 2020

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]