Муса Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Гәрәев latin yazuında])
(Гәрәев Муса битеннән юнәлтелде)
Муса Гайса улы Гәрәев
Туу датасы 9 июнь 1922(1922-06-09)
Туу урыны Иләкшиде, Башкортстан, Россия
Үлем датасы 17 сентябрь 1987(1987-09-17) (65 яшь)
Үлем урыны Уфа, БАССР, РСФСР
Иялек Совет Армиясе, һава көчләре
Гаскәр төре 944-нче авиация полкы; 74-нче авиация полкы< 1-нче гвардия дивизиясе < 3-нче Белорус фронты
Дәрәҗә
Полковник ВВС СССР
Полковник ВВС СССР
Бүләкләр һәм премияләр Советлар Союзы Герое (1945) Советлар Союзы Герое (1945) Ленин ордены
III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены Александр Невский ордены I дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены — 1944 I дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены — 1945 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Кёнигсбергны алу өчен медале
Кёнигсбергны алу өчен медале
Сталинград оборонасы өчен медале
Сталинград оборонасы өчен медале
 Истигъфада 1964
[[commons:Category: Musa Gareyev Викиҗыентыкта|Муса Гайса улы Гәрәев]] Викиҗыентыкта

Муса Гәрәев – хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муса Гайса улы Гәрәев 1922 елның 9 июнендә Илеш районының Иләкшиде авылында ярлы игенче гаиләсендә дөньяга килә. Рәсми документлар буенча ― башкорт[1][2]. Әтисе Гайсә Әхмәтгәрәев Иләкшиде авылыннан, әнисе Гөлнәфисә Имәнлекүл авылыннан, башкорт катлавыннан. Башлангыч һәм тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. 1937 елда республиканың башкаласына килеп, Уфа тимер юл техникумына укырга керә. “Бик яхшы” билгеләренә генә укый, авиация белән кызыксына, Уфа аэроклубына йөри. Аэроклубны тәмамлагач, Энгельс шәһәрендәге хәрби очучылар мәктәбе курсанты булып китә. Анда ярты еллап укыгач, Бөек Ватан сугышы башлана.

1942 елның 25 сентябреннән фронтта. Сержант Муса Гайса улы дошман белән беренче тапкыр Сталинград янында очраша. Озак һәм каты сугышлардан соң Дон фронты гаскәрләре һәм Сталинградны саклаучы дивизияләр артиллерия һәм авиация штурмы ярдәме белән һөҗүмгә күчә һәм дошманны тар-мар итә.

1944 елда М. Гәрәев эскадрилья командиры итеп тәгаенләнә. “Ил-2” самолетында Донбасста һәм Миус елгасы буенда дошманның танкларын, пехотасын, аэродромнардагы самолетларын юк итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә Донбасс азат ителгәннән соң, Муса Гәрәев хезмәт иткән 1нче Гвардия Сталинград дивизиясе Кырым ярымутравына юнәлә.

Беларуста һөҗүм башлангач, МәскәүМинск магистрале буйлап чигенүче дошманга безнең авиация тарафыннан аеруча куәтле һөҗүм ясала. Юл дошманның яндырылган һәм җимерелгән танклары, машиналары, хәрбиләренең мәетләре белән түшәлә. Бу операциядә Муса Гәрәев һәм ул җитәкчелек иткән төркем командование куйган бурычны төгәл үти.

Муса Гайса улы Вилнүс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссиянең Кенигсберг шәһәрен, Пиллау портын алуда һәм башка операцияләрдә катнаша. Ул 250дән артык сугышчан очыш ясый.

Сугыштан соң Муса Гәрәев авиация полкы командиры булып хезмәт итә. 1951 елда — М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, ә 1959 елда СССР Генераль штабы академиясен тәмамлый. 1956 елда аңа полковник званиесе бирелә.

1948 елда Геройга Илеш районының Иләкшиде авылында бронза бюсты куела. Ул, 1960 елда Уфага күчерелеп, Дан бульварына урнаштырыла. 1947 елда скульптор Н.В. Томский тарафыннан Муса Гәрәевның базальттан ясалган скульптура портреты Третьяковский галереясында саклана.

1964 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, отставкага чыга. Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Башкаланың шәрәфле шәхесе 1965-1977 елларда ДОСААФның республика комитеты рәисе була. Муса Гәрәев каты авырудан соң 65 яшендә 1987 елның 17 сентябрендә вафат була, Уфаның Җиңү паркында җирләнгән.

Хәрби бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Байрак орденын бирергә исемен күрсәткән награда кәгазе.

Майор Муса Гәрәевка немец илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елның 23 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шул ук елның 19 апрелендә икенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә. Сугыш азагына штурмовикларның 1нче гвардия авиация дивизиясенең байрагын биш хәрби орден бизи. Муса Гәрәев хезмәт иткән 76нчы авиация полкыннан 25 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аларның өчесе бу исемгә ике тапкыр лаек була. Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы, Александр Невский һәм III дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары, “Батырлык өчен” һәм “Сталинградны обороналаган өчен” медальләре, башка бик күп чит ил бүләкләре бизи. Муса Гайса улы 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнаша.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары Яркәйдә музее

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]