Гәрәев Хаҗиәхмәт Мингәрәй улы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәрәев Хаҗиәхмәт Мингәрәй улы latin yazuında])

Хаҗиәхмәт Гәрәев 1907 елның 26 мартында  Әлки районы Карга авылында дөньяга килә.

1939 елның көзендә Фин сугышына алына. Маннергейм саклау линиясендә барлыгы өч ай ярым барган сугышта катнаша. Бәрелешләр каты була. Күп югалтулар белән бу барган сугышта җиңәләр. Исән калганнар хәрби хезмәттән китәләр, өйләренә кайталар. Аларга ярты елга бронь бирелә.

1942 елның август аенда Ватан сугышына алына. Хәрби званиесе: гвардия рядовой, вазыйфасы: кавалерияче 567 миномёт полкында хезмәт итә. Смоленск, Ржев өчен барган сугышларда катнаша. Исән калучылар бик аз була.

1943 елга кадәр Ленинград блокадасы сугышының авырлыкларын күрергә туры килә. “Тормыш юлы”н саклый. Ладога күленең бозлы суларыннан исәнлеге нык какшый. Ленинград блокадасын өзгәч, аларны тараталар.

Шуннан соң ул 3 нче Украина фронты составында Курск,  Белгород,, Харьков, Полтава, Кременчуг, Смела шәһәрләрен фашистлардан  азат итә. Сугышларның берсендә ул каты яралана. Фашист пулясы йөрәк янында ашадан-аша чыга. Госпитальдә дәваланырга туры килә. Авыр минометлар ташый алмагач, аны, терелеп беткәнче, повар итеп куялар.

Сәламәтләнеп чыккач, сугышны тагын дәвам итә.  Румыния, Венгрия Австрияне азат итүдә катнаша. 1945 елның 26 мартында батырлык кылганга “Сугышчан батырлыклар өчен” медале белән бүләкләнә.  Җиңүне Австриянең башкаласы Венада каршы ала. Туган авылына 1946 елның гыйнвар аенда исән-сау әйләнеп кайта.

“Ленинград оборонасы өчен”,  «Юбилей медальләре» белән бүләкләнә.

1981 елның 13 февралендә вафат була.