Гәҗит форматы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәҗит форматы latin yazuında])
(Гәҗит кәгазе форматлары битеннән юнәлтелде)

Гәҗит форматы — ачылмаган гәҗитнең күләмен (киңлеген һәм биеклеген), ягъни аның бер битен билгели. Басма битнең форматы, шул рәвешле, гәҗитнең киңлеген икегә бүлү белән билгеләнә.

Форматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ-да һәм Русиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 A кәгазе зурлыклары

ССРБ-да, ә соңыннан Русиядә дә гәҗитләр зурлыгы ганганә буенча ГОСТ 9254 белән билгеләнә иде[1][2]. Шушы ГОСТ буенча, ISO 216-га охшаш өч формат билгеләнгән:

  • A2: 420×594 мм
  • A3: 297×420 мм
  • A4: 210×297 мм

Моңардан башка стандарт шулай ук 297×440, 297×452, 420×578, 289×420, 210×289 мм зурлыкларын рөхсәт итә. Техник сәбәпләре буенча 594-не 595-кә яки 600 мм-га кадәр түгәрәкләп була.

ССРБ-да гәҗит форматы еш кына тематикага һәм статуска бәйле, шул рәвешлеref name="КомпьюАрт" />:

  • A2 — үзәк («Правда», «Известия»), республика, край, өлкә гомум сәяси һәм тармак гәҗитләренең күпчелеге, күп кенә яшьләр һәм кайбер зур шәһәр гәҗитләре;
  • A3 — аерым үзәк гәҗитләр, бер өлеше яшьләр, барлык балалар, шулай ук барлык район һәм күпчелек шәһәр гәҗитләре;
  • А4 — колхоз, кайбер фабрика-завод һәм учреждение гәҗитләре һәм башка шундыйлар.

Көнбатыш илләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көтбатыш гәҗитләре форматлары

Алманиядә гәҗитләрнең зурлыклары DIN 16604 стандарты (1973 ел) белән билгеләнгәннәр. Моңа кадәр 60-ка якын төрле форматлар булган.

Зур
Формат Зурлык
(киңлек×озынлык), мм
Киң формат (Broadsheet) 375×600
Нордик формат 400×570
Рейн форматы 350×510
350×520
360×530
Швейцар форматы; «Format NZZ» 320×475
Берлинер 315×470
Бәләкәй
Ярымнордик формат («Tabloid») 235×315 яки 285×400
Ярымрейн форматы («Tabloid») (255—265)×(365—370) яки 260×325
Ярымберлин форматы (230—240)×(310—320)
Ярымкиң формат (Half Broadsheet) 300×375
Ярымшвейцар форматы 240×330
Таблоид экстра (Tabloid Extra) 305×457
Махсус
Asahi Shimbun (Япуния) 405×455
Le Figaro (Франция) 425×600
New York Times (АКШ) 390×585

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ГОСТ 9254-77. Газеты. Размеры (с Изменениями № 1, 2).
  2. Николай Дубина. Основы оформления газеты. — 2005.