Гәүһәрия Хәсәнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гәүһәрия Хәсәнова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гәүһәрия Хәсәнова
Туган телдә исем Гәүһәрия Мөхәммәт кызы Хәсәнова
Туган 11 сентябрь 1959(1959-09-11) (61 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Казанбаш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре язучы,
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Гәүһәрия Хәсәнова - язучы, тәрҗемәче. 1959 елның 11 сентябрендә ТАССРның Арча районы Казанбаш авылында туа. Казанда 126 нчы урта мәктәпне тәмамлап, 1977–1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем ала.

1984–1987 елларда ул – Казан дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый.

2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2007 елдан «Идел» яшьләр журналында – әдәби мөхәррир, тәрҗемәче – татар прозаикларының төрле жанрдагы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

2015 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]