Гөлдәрия Йосыпова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлдәрия Йосыпова latin yazuında])
Гөлдәрия Йосыпова
Туган 14 гыйнвар 1967(1967-01-14) (57 яшь)
Бала-Чытырман, Фёдоровка районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Йосыпова Гөлдәрия Гатият кызы (14 гыйнвар 1967 ел) — журналист. 1994 елдан Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәтбугать һәм массакүләм мәглүмат хезмәткәре (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлдәрия Гатият кызы Йосыпова 1967 елның 14 гыйнварында Башкорт АССР-ының Федоровка районы Бала Чытырман авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Белем алуын аннары М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында дәвам итә һәм аны 1990 елда кызыл дипломга белем ала. Республиканың Дәүләт телерадиокампаниясе системасында 30 ел чамасы эшли. Күп шигырләр һәм хикәяләр авторы. Аның әсәрләре җөмһүрият матбугатында дөнья күрә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт юлын Гөлдәрия Йосыпова 1990 елның 1 августында Башкорт АССР-ының Теле - һәм радиотапшырулар дәүләт комитетының радиотапшырулар студиясы редакторы сыйфатында башлый. Аннары «Даирә» иҗат берләшмәсе хәбәрчесе һәм комментатор була. 1995 елның сентябреннән телевидениеда. Башкортстан телевидениесында иртәнге тапшырулар булдыруда актив катнаша һәм 1996 елның мартында «Сәлам» мәгълүмат-музыкаль программасы җитәкчесе итеп билгеләнә. 19992001 елларда телевидениеның иҗтимагый-сәяси программалары иҗади берләшмә студиясендә — махсус хәбәрче, 2001 елдан алып Башкортстан телевидениесенең яңалык хезмәтендә эшли. Әлеге вакытта — «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе — Башкортстан юлдаш каналы телеканалының Яңалык программасының төп редакциясендә баш белгеч.

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2003)
  • БР журналистларының Теләктәшлек фонды лауреаты (1993)
  • «2002 елгы Бөтенрусия халык исәбен алудагы казанышлары өчен» медале
  • Башкортстан Хатын-кызлар берлегенең Рәхмәт хаты (2005)
  • БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисенең Рәхмәт хаты (2015)
  • Уфа кала ветераннары оешмасының 30 еллыгы истәлек билгесе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]