Гөлдәр Ильясова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлдәр Ильясова latin yazuında])
Гөлдәр Ильясова
Ильясова Гөлдәр Мозафар кызы
Туу датасы:

11 июнь 1954(1954-06-11) (69 яшь)

Туу җире:

Тирмән-Елга[d], Ишембай, БАССР, РСФСР, СССР

Театр:

Стәрлетамаҡ башҡорт дәүләт драма театры

Ильясова Гөлдәр Мозафар кызы (11 июнь 1954 ел) — театр режиссеры. 1990-2008 елларда Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры. 1989 елдан ССРБ Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1994) һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1994).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлдәр Мозафар кызы Ильясова 1954 елның 11 июнендә Ишембай шәһәрендә туган.

  • Уфа сәнгать училищесы (1975)
  • Алма-Ата дәүләт театр-сәнгать институты (1984)
  • РСФСР Мәдәният министрлыгының Югары режиссерлык курсы (1987).

1975-78 еллар Башкорт дәүләт филармониясе биючесе.

1984-87 еллар Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрыактеры;

1988 елдан Салават башкорт дәүләт драма театрының баш режиссеры;

1990 елдан Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп эшләре:

«Гаеплеләр» (А. Арбузов, 1985), «Яшьлегем тирәкләре» (К. Акбашев, 1988), «Атылган өер» (Ф. Бүләков, 1989), «Варислар» (Д.Исабеков, 1991), «Мурлин Мурло» (Н. Коляда, 1992), «Кабул ит, Шамбала!» (Б. Гаврилов, 1993), «Теге дөнья, бу дөнья» (Р. Солтангәрәев), «Онытылган дога» (Ф. Бүләков, 1994), «Мәгарә» (Г. Шафиков, 1995) һ.б.

1994 елда «Онытылган дога» спектаклен оста сәхнәләштергәне өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә (Флорид Бүләков, Ирина Филиппова белән) лаек була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Багуманов А. И., Фаизова Ф. А. Лауреаты премии имени Салавата Юлаева. — Уфа: Китап, 1999. — 272 с. — С. 220-221.
  • Саитов С. С. Ильясова Гульдар Музафаровна // Гербы: Краткая энциклопедия. — Уфа: Научное изд-во «Башкирская энциклопедия», 1996.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]